Например: Укыган булып чыкты. (Оказалось, что прочитал.) Укыган булып утыра. (Притворяется, как будто-бы читает.)



 

72. Тәрҗемә итегез.

1) Ул, чыннан да, ялганламаган булып чыкты. 2) Аны Алсу күргән булып чыкты. 3) Ялгыш баргансыз булып чыктымы? 4) Анда да яңгыр яуган булып чыкты. 5) Әйтергә кушмаган булып чыкты. 6) Барыбер үзләренчә эшләгәннәр булып чыкты.

73. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

1) Курыккан булып күренә. 2) Бик шатланган булып каршы ала. 3) Ачуланган булып әйтте. 4) Борчылган булып сорашалар. 5) Ашаган булып утыра. 6) Йоклаган булып ятабыз. 7) Сөенгән булып сөйлиме?

 

 Үткән заман сыйфат фигыльнең иялек килешендә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в притяжательном падеже).

Причастие прошедшего времени в притяжательном падеже указывает на лицо, выполняющее действие. Например: Эшләгәннең тамагы тук.— Кто работает, тот сыт. (Дословно: Работающий сыт.)

 

74. Тәрҗемә итегез.

1) Сыйлаганның суын эч. 2) Белмәгәннең беләге авыртмый. 3) Белмәгәннең беләсе килә, күрмәгәннең күрәсе килә. 4) Күп йөргәннең дусты күп. 5) Биргәннең битенә карама.

6) Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур.

7) Тырышканның юлы уңа. 8) Кайтканның икенче көнендә үк килеп хәлне белегез. 9) Өйрәткәнеңнең файдасы тиде, рәхмәт сиңа. 10) Көне-төне укыганыңның нәтиҗәсе булдымы соң?

 

 

 

 

 

Үткән заман сыйфат фигыльнең юнәлеш килешендә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в направительном падеже)

Причастие прошедшего времени с окончанием направительного падежа является основой причастного оборота, соответствующего придаточному изъяснительному предложению в русском языке. Например: Син килгәнгә без бик шат. (Мы очень рады. тому, что ты пришел.)

 

75. Истә калдырыгыз. Тәрҗемә итегез.

а) Мин килгәнгә апа шат. Син килгәнгә апа шат. Ул килгәнгә апа шат.

Без килгәнгә апа шат. Сез килгәнгә апа шат. Алар килгәнгә апа шат.

б) Минем озак авырганыма әнием борчылды. Синең озак авырганыңа әнием борчылды. Аның озак авырганына әнием борчылды. Безнең озак авырганыбызга әнием борчылды. Сезнең озак авырганыгызга әнием борчылды. Аларның озак авырганнарына әнием борчылды.

76. Тәрҗемә итегез.

1) Мин татарча белмәгәнгә генә, ул русча сөйләште бугай. 2) Син аны хәтерләгәнгә, апам бик шатланды. 3) Шулай еш ялганлаганга, аны иптәшләре бер дә яратмыйлар. 4) Сез аның китабын яшергәнгә, ул үпкәләгән, ахры. 5) Без соң шалтыратканга ачуланмадыгызмы? 6) Алар барысы да алдагы көймәгә утырганга, безгә арттагысына калырга туры килде.

 

Причастие прошедшего времени в направительном падеже в сочетании с некоторыми словами переводится:

причастие прошедшего времени в направительном падеже + караганда (судя по... , смотря по...).

причастие прошедшего времени в направительном падеже + күрә (из-за того, что... , потому что...).

причастие прошедшего времени в направительном падеже + чаклы, кадәр (до тех пор, пока не...).

77. Тәрҗемә итегез.

1) Бу күңелсезлекләр башланганга чаклы, безнең классыбыз үзара бик тату яшәде. 2) Күп укыганга күрә, ул әдәбиятны яхшы белә. 3) Бер урында озак хәрәкәтсез басып торганга күрә, аның аяклары туңа башлады. 4) Синоптикларның хәбәр итүенә караганда, иртәгә көн аяз, болытсыз, кояшлы булырга тиеш.

78. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешле формасын куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Минем дустым бәйрәмгә син ... күрә генә килде. 2) Әниемнең телефоннан иркенләп ... караганда, ул беркая да ашыкмый. 3) Энемнең комлыкта тыныч кына......караганда, яңа

уенчыгы аңа бик ошый. 4) Кунаклар......кадәр, табынны яңадан бер карап чык әле. 5) Ялгышыңны үзең ... чаклы, озак көтәргә туры килер, ахры.

(Аңла, чакыр, килеп җит, сөйләш, уйнап утыр.)

79. Үткән заман сыйфат фигыльләрне юнәлеш килешендә кулланып, җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Мама не пошла на собрание, потому что опоздала. 2) Дети заблудились, так как плохо помнили дорогу. 3) Лена не нашла наш дом, так как потеряла адрес. 4) Поезд поехал медленнее, так как стал приближаться к станции. 5) Растения любят солнце и воду, так как они нужны для жизни.

 

 

Үткән заман сыйфат фигыльнең төшем килешендә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в винителыюм падеже)

 

Причастие прошедшего времени в винительном падеже имеет 2 значения:

а) если у причастия нет аффикса принадлежности, то оно показывает, что действие глагола-сказуемого и причас­тия направлены на один и тот же объект. Например: Мин дә син укыганны укыйм. (Я читаю то же, что и ты.)

б) если же у причастия есть аффикс принадлежности, то оно показывает, что действие глагола-сказуемого на-правлено на само действие. Например: Мин синең укыганыңны яратам. (Мне нравится, как ты читаешъ.)

 

80. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Аның шигырьләр язганын дуслары беләме? (Друзья знают, что он пишет стихи?)

Ул язганнарны без бергә җыелып укыдык. (То, что он написал, мы читали, собравшись вместе.)

1) Синең салкынча көнне дә су коенганыңны әниең беләме? Без синең бала-чагалар белән чыр-чу килеп су коенганыңны ярдан күзәтеп утырдык. 2) Шамилнең бу эшне тизрәк эшләргә ашыкканын мин бер дә ошатмадым. Аның ашыкканын барыбыз да күрдек, тик нигәдер сәбәбен сорамадык. 3) Дустымның халык җырларын җырлаганын мин беренче тапкыр ишеттем. Аның җырлаганын тамашачылар тын да алмыйча тыңладылар.

81. Тәрҗемә итегез.

 

1) Он кажется не слышал то, что ты сказал. Твои друзья не знают, что это ты сказал. 2) Кто-нибудь видел, что они сделали? Никто не видел, как они это сделали. 3) Дай мне про-читать правила, которые ты списал из учебника. Я видел, как ты списывал домашнее задание у Рината.

 

 

)

 

 

 

Үткән заман сыйфат фигыльнең чыгыш килешендә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в исходном падеже)

Причастие прошедшего времени в исходном падеже соответствует русской конструкции оттого что ... . Например : Ай буе яңгыр яумаганнан гына, җәйге табигатьнең матурлыгы кимемәде. (Оттого что целый месяц не было дождя, красота летней природы не уменьшилась.)

       Причастие прошедшего времени в исходном падеже в сочетании с послелогом соң переводится после того, как совершилось какое-то действие, а с послелогом бирле аналогично русскому с тех пор, как совершилосъ какое-то действие... или с момента совершения какого-то действия... . Например: Син киткәннән соң, әни тынычлыгын югалтты. (После того, как ты уехал, мама потеряла покой.) Мәктәпне бетергәннән бирле, минем Катяны күргәнем юк. (С тех пор, как мы закончи-ли школу, я Катю не видел.)

 

82. Тәрҗемә итегез.

1) Син минем туган көнемә килмәгәннән, бәйрәм начаррак булмады. 2) Авырган балага дарулар күп биргәннән генә, аның хәле яхшырмады. 3) Дәресләргә йөри башлаганнан гына, укытучының миңа мөнәсәбәте үзгәрмәде. 4) Сез концертта катнашмаганнан гына, бәйрәм өзелмәде. 5) Син исәнләшмәгәннән генә, безнең кәеф төшмәде.

83. Тәрҗемә итегез.

1) Мәскәүдә бер тапкыр Яңа ел каршылаганнан бирле, минем яңадан шунда барасым килә. 2) Апамнарның йортлары янында төзелеш башланганнан бирле, аларның балалары урамда рәхәтләнеп уйный да алмыйлар. 3) Укулар башланганнан бирле, минем Леналарны күргәнем юк. 4) Кыярларга көн саен су сибә башлаганнан бирле, алар күзгә күренеп үсәләр. 5) Татарстан Республикасы суверенитет алганнан бирле, татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып саналалар.

84. Җөмләләрне язып бетерегез.

1) Апам институтта укый башлаганнан бирле, ... . 2) Июнь ае башланганнан бирле, ... . 3) Зур ярышларда беренче тапкыр катнашканнан бирле, ... . 4) Татар телен өйрәнә башлаганнан бирле, ... . 5) Физкультура дәресендә аягын авырттырганнан бирле, ... . 6) Күршеләребез икенче шәһәргә күчеп киткәннән бирле, ... . 7) Беренче шигырен язганнан бирле, ... . 8) Әнием Мәскәүгә киткәннән бирле, ... . 9) Син килгәннән бирле, ... .

85. Тәрҗемә итегез.

1) С тех пор как приехал папа, мама стала реже болеть. 2) С тех пор как Саша перешел в другую школу, я его больше не видел. 3) С тех пор как брат уехал учиться в Турцию, мы с нетерпением ждем от него письма. 4) Сколько времени прошло с тех пор, как вы сделали в квартире ремонт? 5) С тех пор как собака соседей напугала меня, я боюсь всех собак.

6) С тех пор как Айрат женился, мы стали реже встречаться.

7) С тех пор как мы познакомились с Алсу, прошло 2 года.

86. Тәрҗемә итегез.

1) Яңгыр яуганнан соң, юллардагы тузан ниһаять басылды. 2) Салкын су белән бер мәртәбә коенганнан соң, гел коенасы килә икән. 3) Ярышларда беренче тапкыр уңышлы катнашканнан соң, аңа игътибар иткәннәр. 4) Сәяхәткә бергә барып 186

кайтканнан соң, алар аерылмас дусларга әйләнделәр. 5) Яшелчәләрне җыеп алганнан соң, җирне кышка казып калдырыгыз.

87. Тәрҗемә итегез.

1) После того как он уехал жить в деревню, его друзья больше не звонят. 2) После того как мы посадили картошку, каждый день шли дожди. 3) После того как окончил курсы, я хорошо знаю компьютер. 4) После того как сделали операцию, его состояние улучшилось. 5) После того как моя сестра научилась шить, она стала красиво одеваться. 6) После того как Сережа один раз обманул меня, я ему больше не верю.

88. Җәя эчендәге сыйфат фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Бала йоклап (кит) соң, әни керләр юа башлады. 2) Поезд кузгалып китеп, әнисе күздән (югал) соң гына, кечкенә кыз елаудан туктады. 3) Дәреслеген (югалт) бирле, дустым биремнәрне миннән килеп ала. 4) Самолет, һавага күтәрелеп, тигез оча (башла) соң гына, мин курыкмый башладым. 5) Спорт белән шөгыльләнә (башла) соң гына, аның сәламәтлеге бераз ныгыды. 6) Ярты юлга җитеп, бераз (ял ит) соң, юлчылар сәяхәтләрен дәвам иттеләр.

 

Если после причастия прошедшего времени в исходном падеже следует то же причастие с аффиксом принад-лежности, то этим сочетанием выражается сравнение положительного и отрицательного действия того же причастия. Например: Килгәннән килмәгәне яхшырак. (Лучше было бы, если бы он не пришел (не приходил).

 

 

 

 

Үткән заман сыйфат фигыльнең урын-вакыт килешендә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в местно-временном падеже)

 

Причастие прошедшего времени с окончаниями мест-но-временного падежа -да/-дә, -та/-тә, а также со словами вакытта, заманда, чорда, чакта на русский язык переводится во время такого-то действия, при соверше-нии такого-то действия, когда совершилось такое-то действие. Например: Мин шалтыратканда, Саша өйдә түгел иде. (Когда я звонил, Саши дома не было.)

89. Тәрҗемә итегез.

а) Мин кайтканда; син әйткәндә; ул ашыкканда; без сизмәгәндә; сез борчылганда; алар авырганда.

б) Мин өйдә булмаган вакытта; ул яшәгән заманда; сез күрмәгән чакта; син әле укырга кермәгән чакта; без бәләкәй чакларда; алар әле тумаган чорда.

90. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Аларның әбиләре исән вакытта; авылларга газ кермәгән чорда; кояш чыкканда; самолетлар уйлап табылмаган заманда; таң аткан чакта; ләйсән яңгыр яуганда; дәрес әзерлисем килмәгәндә; әти ачуланган вакытта; уйламыйча сөйләгәндә; агачлар яфрак ярган вакытта; сугыш барган чорда.

91. Тәрҗемә итегез. Нинди кагыйдә әйтә аласыз?

Мин эшләгәндә, миңа берегез дә комачауламагыз. Син, эшләгәндә, бөтен дөньяңны онытып эшлисең икән. Ул эшләгәндә, без аның янына килмәскә тырышабыз. Без эшләгәндә, балалар да гел безнең тирәдә йөриләр. Сез эшләгәндә, калганнар да эшләргә тиешме? Алар, эшләгәндә, кулларында ут уйнаталар.

92. Тәрҗемә итегез.

а) Когда приходит врач, ты дома бываешь?

Когда пришел врач, ты был дома?

Когда придет врач, ты будешь дома? ә) Когда папа отдыхает, мы не шумим.

Когда папа отдыхал, мы не шумели.

Когда папа будет отдыхать, мы не будем шуметь.

93. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Когда шла война. Когда дети часто болеют. Когда тебя не будет дома. Когда нам об этом скажут. Когда мамы беспокоятся. В то время, когда папа был маленьким. В то время, когда нас еще не было. В ту пору, когда нашего города еще не было. Когда вы долго не звонили. Когда ты со мной не разговариваешь. Когда мы об этом еще не знали. Когда сын поздно возвращался.

94. Тәрҗемә итегез.

1) Кунаклар залга үткәндә, балалар аларны басып алкышладылар. 2) Яңа шәһәр төзегәндә, бирегә күрше-тирә авыллардан күп яшьләр күченеп килделәр. 3) Класс җитәкчесе сөйләгәндә, ата-аналар игътибар белән тыңладылар. 4) Дустың авырганда, барып хәлен белергә онытма. 5) Аңламаганда, кул күтәреп, укытучыдан сорарга кирәк.

95. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Мин ...да, инде кич якынлашкан иде. 2) Төн уртасында берүзе уйланып ...да, Азатның башына әллә нинди шомлы уйлар килде. 3) Яшен ...дә, кара урман өстеннән яп-якты тасма сызылып үтте. 4) Язгы яңгырлар ...да, хәтта карт агачлар да, ничектер, яшәреп киткән кебек булалар. 5) Гел ...дә, инде ...дә, әтисе Раилгә яңа велосипед сатып алды.

(Көтмә, яу, уян, өметләнмә, яшьнә, утыр.)

 

96. Тәрҗемә итегез.

1) Когда Алсу проснулась, дома уже никого не было. 2) Когда идет спектакль, нельзя входить в зрительный зал. 3) Когда спрашивают, надо отвечать. 4) Когда тебя хвалят, хочется де-лать еще лучше. 5) Когда мой папа болел, к нему часто прихо-дили друзья. 6) Когда на улице очень холодно, не хочется вы-ходить из дома. 7) Когда ты будешь звонить Ринату, не забудь спросить о здоровье его мамы. 8) Когда он приезжал в гости, ему всегда был и рады.


Дата добавления: 2018-04-05; просмотров: 241; Мы поможем в написании вашей работы!

Поделиться с друзьями:






Мы поможем в написании ваших работ!