Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения?



ТЕЛ КЕШЕНЕ ДУС ИТӘ. ЯЗЫК СБЛИЖАЕТ ЛЮДЕЙ.  LANGUAGE UNITES PEOPLE Җиденче дәрес. Седьмой урок.  Seventh Lesson 1. Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков? How to speak about learning languages? 2. Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка?How to talk about the Tatar language lessons? 3. Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality? 4. Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации? How to indicate that information is correct? 5. Бәйлекләрне ничек кулланабыз? Как употребляем послелоги? How to use postpositions? 6. Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения? How to use negative pronouns? 1. Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков? How to speak about learning languages? +1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read. - Хәзер сез нинди тел өйрәнәсез? - Без татар телен өйрәнәбез. - Какой язык вы изучаете сейчас? What language are you learning now? - Мы изучаем татарский язык. вWe are learning the Tatar language. 2. Укыгыз. Прочитайте. Read. Туган телең нинди? Туган телем - татар теле. Мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез? Мин рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәм. Син татарча яхшы сөйләшәсеңме? Мин татарча яхшы аңлыйм, ләкин начар сөйләшәм. Син испанча беләсеңме? Испанча белмим, французча гына беләм. Ә төрекчә беләсеңме? Әйе, төрекчә дә бераз беләм. Син кайсы телдә яхшы сөйләшәсең? Мин русча гына яхшы сөйләшәм. ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE! гына/генә, кына/кенә – кисәкчәләр – частицы- particles. Ул гына – только он - only him/her, мин генә –только я- only me, Булат кына –только Булат- only Bulat, Фәрит кенә – только Фарит- only Farit.    3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions. Син нинди телләрдә сөйләшәсең? Татарча яхшы беләсеңме? Татар теле дәресләрендә нишлисез? Татар теле укытучыгыз кем? Укытучыгыз дәрестә татарча гына сөйләшәме? Татар теле дәресе атнага бер тапкыр гына буламы? Сезнеңчә, татар теле матур телме? Ә дустың бер тел генә беләме?     4. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues. - Сез ............ телләрдә сөйләшәсез? - Мин .......... һәм ............ телләрендә ........................ - Ә гарәпчә ...............................? - Кызганычка каршы, ............... белмим.                **** - Дустың ................тел белә? - Ул ........ тел ........ - Төрекчә ................? - Юк, ....................             **** - Әйтегез әле, сезнеңчә, татар телендә иң матур сүз нинди? - .................... - Бу сүз русча ничек була? - ........................... ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! Татарча сөйләшәм – говорю по-татарски- I speak Tatar. Татар телендә сөйләшәм . – разговариваю на татарском языке- I speak the Tatar language. 5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model. Үрнәк: - Гафу итегез, Сез татарча сөйләшәсезме? - Әйе, аз гына сөйләшәм. - Тагын нинди телләр беләсез? - Рус һәм инглиз телләрен яхшы беләм. ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE! туган тел – родной язык- mother tongue, native language чит тел – иностранный язык- foreign language берничә тел – несколько языков- several languages +6. Телләр турында мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы о языках и запомните. Read the proverbs about languages and memorize them. * Телләр белгән – илләр белгән. * Тел Төмәнгә илтә. * Теле барның – иле бар. 2. Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка? How to speak about knowing languages? +7. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read. - Сез татар теле дәресләрендә нишлисез? - Татарча аралашабыз, диалоглар һәм монологлар сөйлибез, яңа сүзләр һәм кагыйдәләр белән танышабыз. - Что вы делпете на уроках татарского языка? What do you do at the Tatar language lessons? - Мы общаемся по-татарски, рассказывем диалоги и монологи, знакомимся с новыми словами и правилами. We communicate in Tatar, tell dialogues and monologues, learn new words and rules, read, write. 8. Укыгыз. Прочитайте. Read. Бүген татар теле дәресе була. Дәрес сәгать бердә башлана. Башта без татарча сөйләшәбез, укытучының сорауларына җавап бирәбез. Аннары татарча диалогларны тыңлыйбыз һәм укыйбыз, яңа сүзләрне кабатлыйбыз, биремнәрне эшлибез.

Рис. На уроке тат. языка

9. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Татар теле дәресләре кайсы көннәрне була? Татар теле дәресләрендә сез нишлисез? Сез кемнәр белән татарча сөйләшәсез? Дәрестә сез кемнең сорауларына җавап бирәсез? Әйтегез әле, татар теле дәресләре кызыкмы? Дәресләрдә җырлар, шигырьләр, тизәйткечләр, мәкальләр өйрәнәсезме? 

10. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Мин татар теле дәресе....... барам. Татар теле дәресе........ без сөйләшәбез, тыңлыйбыз, укыйбыз, язабыз. Укытучы дәрес........ безгә күп сораулар бирә. Без укытучы....... тыңлыйбыз, аның сораулары........ җавап бирәбез.

11. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Сез татар теле дәресләрендә .........................?

- Укытучыны .............., җөмләләр ..................., яңа сүзләрне ...............

- Сорауларга .....................?

- Әйе, әлбәттә, ............................

- Укытучыгызның исеме ничек?

...........................

12. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мин бер чит тел генә ..................... Әтием инглизчә бик яхшы ................... Ул татар гимназиясендә гарәп телен ................ Без бу җөмләләрне һәм сүзләрне ......................... Алар өч ай инде төрек телен ................. Миңа алманча белергә .................

13. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Без бу сүзләрне яхшы белергә тиешме?

- Әлбәттә, тиеш.

+14. Тизәйткәчне дөрес әйтегез. Скажите правильно скороговорку. Say the tongue-twister correctly.

Мич башында биш мәче,

биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

+15. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм татар теле дәресләре турында сөйләгез. Прослушайте, прочитайте текст и расскажите об уроках татарского языка. Listen, read the text and tell about the Tatar language lessons.

  Мин телләр белән кызыксынам. Хәзер мин татар телен өйрәнәм. Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр була. Татар теле дәресләрендә без сөйләшәбез, диалоглар сөйлибез, яңа сүзләр өйрәнәбез, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырабыз. Без текстлар укыйбыз, аларны тәрҗемә итәбез, төрле биремнәр эшлибез. Укытучы безгә сораулар бирә. Без аны тыңлыйбыз һәм җавап кайтарабыз. Кайбер дәресләрдә без монологлар сөйлибез. Укытучы безне татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтә. Ул безне татарча җырлар һәм шигырьләр, мәкальләрһәм тизәйткечләр белән таныштыра. Без аларны дөрес әйтергә өйрәнәбез. Татар теле дәресләре бик кызыклы.

Телләр белгән – илләр белгән, диләр.

+16. “Туган тел” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню”Родной язык” и выучите. Learn the song “The Native Language”.

Диск 5 №1

3.

Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?

+17. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


 


- Кәрим, гафу итегез, Сез татармы?

- Әйе, мин татар.

**********************

- Карим, извините, Вы татарин? Karim, excuse me, are you Tatar?

- Да, я татарин. Yes, I’m Tatar.


- Гафу итегез, Сез татармы?

- Юк, мин - рус.

 

- Извините, Вы татарка? Excuse me, are you Tatar?

- Нет, я русская. No, I’m Russian.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!  MEMORIZE!


татар –татарин, татарка-Tatar

рус –русский, русская- Russian

төрек – турок, турчанка-Turkish

 

үзбәк – узбек, узбечка-Uzbek

казах –казах, казашка-Kazakh

әрмән–армянин, армянка-Armenian


Рис. Люди разных национальностей

18. Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

Әйтегез әле, әтиегез һәм әниегез татарлармы? Сезнеңчә, Экрем әфәнде төрекме? Акира әфәнде японмы? Сорарга ярыймы, бу испан кызымы? Синеңчә, бу фин егетеме? Дустың русмы, татармы?

19. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Гафу итегез, Сез ..............?

-Юк, мин ..................

-Сез татарча яхшы .......................?

- Әйе, ...................

            ***

- Гафу итегез, сез төрекме?

- Әйе, ............................

- Сез кайдан?

- …...................

20. Үрнәк буенча диалог төзегез.Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Татарча яхшы беләсеңме?

- Яхшы беләм, мин татар кызы бит. Гаиләбездә татарча гына сөйләшәбез.

+21. “Әби белән бабушка” шигырен тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Бабушка” и выучите наизусть. Listen to the poem “Grandmother” and learn it by heart. Диск 5 № 41

4.

Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?

 How to indicate that information is correct?

+22. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Казан – бик матур шәһәр.

- Әйе, дөрес, Сез хаклы.

 

 

- Казань – очень красивый город. Kazan is a very beautiful city.

- Да, верно, Вы правы. That’s right, you are right.


23. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Татар авазларын һәм сүзләрен дөрес әйтегез. Син бу җөмләне дөрес укымадың, кабатла әле. Мин яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәм. Кызганычка каршы, җавапларың дөрес түгел. Бу сүзне кем дөрес әйтми? Бу җавапны кем дөрес язмады? Дөрес җавапны беләсеңме?

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

 Нинди?Дөрес җавап.Какой? Правильный ответ. What kind? A correct answer.

Ничек?Дөрес җавап бирә.Как? Правильно отвечает.  How? He answers correctly.

24. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- ........................................................................................?

- Әйе, дөрес, разговаривать сүзетатарча сөйләшергә була.

                ***

- ... ?

- Юк, син бу сүзне дөрес әйтмәдең.

25. Үрнәк буенча диалогларлар төзегез. Составьте диалоги по образцу. Make up a dialogues according to the model.

Үрнәк:

- Волга сүзе татарча Идел буламы?

- Әйе, дөрес, шулай.

******

- Фудзияма тавы Австралиядәме?

- Юк, дөрес түгел, Япониядә.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!  MEMORIZE!


Кемнән?От кого? From whom? Президенттан, министрдан, дустымнан, Әнәс әфәндедән.

Кемгә?Кому?To whom? Президентка, министрга, дустыма, Әнәс әфәндегә.

Кемдә?У кого? Президентта, министрда, дустымда, Әнәс әфәндедә.

26. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Әйтегез әле, бу мәгълүмат кемнән? Сез беләсезме, бу открытка Руттанмы? 

Гафу итегез, бу мәгълүмат кемгә? Бу документны кемгә бирергә кирәк? Бу китапны кемнән алырга мөмкин? Кирәкле кәгазьләр кемдә? Татарча журнал Фәриттә генә бармы? Зур сүзлек кемдә бар?    

27. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогны укыгыз. Прочитайте диалог, исползуя в рифму слова. Read the dialogue using rhyming words.

- Бу китап кемгә?

- Саматка.

- Бу сүзлек кемгә?

-.....................

-Бу билет кемгә?

- .....................

- Бу пакет кемгә?

-....................... 

6.

Бәйлекләрне ничек кулланабыз? Как употребляем послелоги?

 How to use postpositions?

+28. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Бу китап нәрсә турында?

-Татарстанның башкаласы – Казан турында.

 

 

- О чём эта книга? What is this book about?

- О столице Татарстана – Казани. About Tatarstan capital – Kazan.


                      ***


- Бу рәсемле сүзлек кем өчен?

- Балалар өчен.

- Для кого этот картинный словарь? Who is this picture dictionary for?

- Для детей. For children.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Турында, белән, өчен, саен, аркылы, кебек (шикелле, сыман, төсле); кадәр; соң, бирле, башка – бәйлекләр –послелоги - postpositions.

29. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Шимбә көнне дусларыбыз белән ................. бардык. Мин Татарстан турында кызыклы .........................укыдым. Балалар урам аша ................ . Ул әтисе кебек ............ булырга тели. Мин бу китапны дустым өчен ........................ Без көн саен татарча ................ Дүшәмбегә кадәр ул ..................... Спектакльдән соң без кафега ................. Яздан бирле алар ................ Татарча-русча сүзлектән башка миндә ......................

30. Сүзләр белән җөмләләр төзегез. Составьте проедложения со словами. Make up sentences with the following words.

 Татарлар турында, апам белән, сездән соң, сиңа кадәр, алар өчен, дәрестән соң, җәйгә кадәр, ел саен, атна саен, шимбәдән бирле, синнән башка, әнием кебек.

31. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бу китап нәрсә турында? Татар теле дәресендә сез нәрсәләр турында сөйләшәсез? Циркка нәрсә белән килдегез? Дәрескә кадәр син нишләдең? Дәрестән соң кая барасың? Җәйдән соң кыш киләме? Иртәгә сез сәгать ничәгә кадәр укыйсыз? Синнән соң кем җавап бирә? Алардан башка тагын кем татарча белә? Дустың әнисе кебек укытучы булырга телиме? Син кемнәр белән аралашырга яратасың?

32. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Җәйге ял вакытында мин яңа дуслар белән (танышырга). Кичә без гаиләбез белән стадионга (барырга). Алар миңа Казан турында (сөйләргә). Татар теле дәресендә без Татарстан тарихы турында текст (укырга). Кичкә кадәр ул паркта (булырга). Кыштан соң яз (килергә).

33. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Син кемнән соң килдең?

- Русланнан соң.

7.

Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения?

How to use negative pronouns?

+34. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Гаиләбездә беркем дә алманча сөйләшми. В нашей семье никто не разговаривает по–немецки. Noone speaks German in our family.

Якшәмбе көнне без беркая да бармадык, өйдә булдык. В воскресенье мы никуда не ходили, были дома. On Sunday we went nowhere, we stayed at home.

Ул бу кеше турында б е р нәрсә дә белми. Он ничего не знает об этом человеке. He knows nothing about this person.

Ул безнең белән беркайчан да очрашмады. Он никогда не встречался с нами. He has never met with us.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!  MEMORIZE!

Беркем (һичкем), бернәрсә (һичнәрсә), бернинди (һичнинди), берничек (һичничек), беркая (һичкая), беркайда (һичкайда), беркайчан (һичкайчан) – юклык алмашлыклары – отрицательные местоимения- negative pronouns.

Бер + сорау алмашлыгы- вопросительное мест., һич +сорау алмашлыгы- вопросительное мест.

Бер + interrogative pronoun , һич + interrogative pronoun

35.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Мин беркайчан да Кытайда булмадым. Якшәмбе көнне ул беркая да бармады. Кичә концертта без танышларыбыздан беркемне дә очратмадык. Бу китап турында һичкем белми. Дәрестә укытучы аңа һичнинди сорау бирмәде. Супермаркетта алар бернәрсә дә алмадылар.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!

Юклык алмашлыклары инкяр формадагы фигыльләр белән генә кулланылалар: беркая  бармады; бернәрсә күрмәде; беркайчан  булмады; беркем  белми.

. Отрицательные местоимения употребляются с глаголами в отрицательной форме. Negative pronouns are used with verbs in negative form:

36. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Җәен Айсылу беркая да ............ (барырга). Бүген ул һичкем белән ............ (сөйләшергә). Бүген укытучы беркемне дә ............... (сорарга). Бу сорауга без берничек тә ......... (җавап бирергә). Мин аңа бернәрсә турында да .................. (сөйләргә). Хәзер алар бернәрсә дә ...................... (язарга). Әнием беркайчан да чит илдә ............... (булырга).

37. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- ........................................?

- Беркем дә юк.

*********

- ...........................?

- Бернәрсә дә алмадым.

**********

- ...........................

- Беркайчан да булмадым.

*********

- ..................................?

- Беркая да бармыйм.

38. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогны укыгыз. Прочитайте диалог, используя в рифму слова. Read the dialogue using rhyming words.

- Фәрит нишли?

- Укый.

- Рәшит нишли?

- ...................

- Хәмит нишли?

-....................

39. Хәзерге эш турында дөрес әйтегез. Скажите правильно о настоящем действии.

Мин кибеткә (барырга). Син өйгә (кайтырга). Ул безгә (килергә). Без Мәскәүгә (китәргә). Сез мәктәптә (укырга). Алар театрда (эшләргә). чыгарга).

40. Дөрес языгыз. Напишите правильно. Write it correctly.


 ә яки а

с…г….ть

м…гълүм…т

д…р…с

һ яки х

шә…әр

…әзер

…ичкем


41.  Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Мин татар теле.......... өйрәнәм.

1) –не          2) – н           3) – ндә

Без татар теле......... сөләшәбез.

1) – ндә        2) - нә               3) – дә

Дустымның әни........... тәрбияче.

1) - е      2) – се             3) – сы

Без татар театры........ булдык.

1) –да        2) – на               3) – нда

Җәен алар Санкт-Петербург....... бардылар.

1)- га        2) – ка              3) - та

 42. Сүзләрнең антонимнарын языгыз. Напишите антонимы слов. Write antonyms of the words.

Бар – ..............., яхшы – ..............., исәнмесез – ..................., әби – .........., әни - ............, ир – ..........., кыш – .............

+43. ”Әни” сүзе”шигырен тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Слово “мама”и выучите наизусть. Listen to the poem “The word “Mom” and learn it by heart.

“Әни” сүзе

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

З. Туфайлова

СҮЗЛЕКЧӘ.СЛОВАРИК. VOCABULARY.


аннары – потом-then

аңла-рга –понимать-to understand

аралаш-ырга – общаться-to communicate

аркылы- через- through

аша- через - through

әрмән – армянин, армянка- Armenian

башка-кроме-beside, except

башта –сначала-firstly, initially

беркайда – нигде- nowhere

беркайчан – никогда- never

беркая- никуда- nowhere

беркем – никто- noone

бернәрсә - ничто- nothing

берничек-никак- no way

бирем – задание-assignment

бирле – с - since

гына/генә - только -

дөрес – правильно- right, correct

җәен – летом- in summer

кагыйдә – правило- rule

кайбер –некоторый- some

кадәр- до- before

кебек - как

кулланырга- использовать – to use

күнегү – упражнение-exercise

кышын – зимой-in winter

мәгълүмат – информация- information

милләт –национальность- nationality

очраш-ырга –встречаться- to meet

очрат-ырга – to meet

өйрән-ергә – изучать-to learn

өчен – для, за

саен – каждый- each

соң – после- after

тагын –ещё- again

телә-ргә – желать-to want

төрле –разный-different, diverse

турында- о, об- about

тырышырга –стараться-to try

хаклы – прав-       right

хәтерлә-ргә – помнить-to remember


ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ! ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! CHECK YOURSELF!

 

+1. Сүзләрне тыңлагыз. Кайсы сүзне ишетәсез, шуны билгеләгез. Прослушайте слова и отметьте те, которые слышите. Listen to the words. Tick off the word you hear.

тел                              төн

 


дөрес                       дәрес

     
 


чит                            җит

     
 


җәй                           чәй        

     
 


соң                           сум

+2. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listem to the questions on the recording and answer in pauses.

- Син нинди телләрдә сөйләшәсең?

- ........................................

- Син инглизчә беләсеңме?

- ...........................................

- Синеңчә, иң матур тел нинди?

- ..................................................

- Татар теле дәресендә син нишлисең?

- ................................................

3. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мин әбием өчен ...................... Без дустым белән компьютерлар турында ..................... Дәрескә кадәр алар ....................... Яздан соң .................................. Дусларым атна саен .............................. Җомгадан соң ................................ Кыштан бирле ............................ Алардан башка ........................... Балалар юл аша ................

4. Сүзләр белән җөмләләр төзегез. Составьте предложения со словами. Make up sentences with the words.

Беркем, беркайчан, беркая, аралашырга, өйрәнергә, кабатларга, белергә.

5.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Татарлар һәм рус……, төрек…… һәм үзбәк……., әрмән….. һәм азәрбайҗан……, япон…… һәм кытай……., француз……. Һәм алман…….

6. Җөмләләргә сораулар куегыз. Make up questions to the sentences.

………………………….? Мин татар телен өйрәнәм.

………………………….? Мин Мәскәүдә яшим.

…………………………..? Мин өч тел беләм.

…………………………..? Мин тарих белән кызыксынам.

……………………………? Дусларым Казанда, Екатеринбургта, Владивостокта яшиләр.

7.  Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Мин татар теле...... өйрәнәм.

1) –не          2) – н           3) – ндә

Дустым Псков шәһәре......... яши.

1) – ндә        2) - нда               3) – дә

Ул Татарстан…. тарихы белән кызыксына.

1) - нең      2) – ны             3) – ның

Алар берничә тел........ сөйләшәләр.

1) –ләрдә        2) – дә               3) – ндә

 8. Сорауларны укыгыз һәм җавапларны дәвам итегез. Прочитайте вопросы и продолжите ответы. Read the questions and complete the answers.

1) Сез татар сайтлары турында беләсезме?

Әйе, хәзер мин ...................................................................

2) Сез татар дөньясы белән кызыксынасызмы?

Әлбәттә, мин .......................................................................................................

3) “Татарстан – яңа гасыр” каналы тапшыруларын карыйсызмы?

 Ял көннәрендә мин ....................................................................................

4) Татар радиосын тыңлыйсызмы? Яхшы кәеф бездән башлана! сүзләре русча ничек була? 

Татар радиосы турында .............

5) Сез татар газеталарын укыйсызмы?

Татар телендә газеталар ......................................................

9. Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.


 о яки ө

й…рт

й…з

д…рес

ы яки и

туг…з

алтм…ш

к…р…к


 10. Бер тизәйткечне яттан әйтегез. Скажите наизусть одну скороговорку. Tell one tongue-twister by heart.

 

 


Дата добавления: 2018-10-25; просмотров: 127; Мы поможем в написании вашей работы!

Поделиться с друзьями:






Мы поможем в написании ваших работ!