Тылсымлы музыка. (“Спят усталые игрушки”)

Чыршы артыннан Саескан музыкага очып чыга.

Саескан. Мин Саескан-ак канатлы, Сезгә ерактан киләм,

             Мин күп йөрим, күп күрәм, Күп ишетәм, күп беләм.

             Сезгә бар бер яңалыгым, элеккеге Кар кызы

             Чит илгә укырга киткән, Аның урыны бушады.

Алып бар. Саескан, мин дөрес аңладыммы? Без Кар кызын үзебез табарга тиешме?

Саескан. Әйе, әйе, бик шулай, миңа жалко Кыш бабай.

СЕБЕРКЕГӘ АТЛАНЫП УБЫРЛЫ КЕРӘ. САЕСКАННЫ СЕБЕРКЕСЕ БЕЛӘН КУА. САЕСКАН ОЧЫП КИТӘ.

Убырлы. Нәрсә, мине күргәч куркып калдыгыз? Миннән куркырга кирәкми. Мин бүген иң әйбәт, яхшы, мәрхәмәтле түтәй. Ишеттегезме, Кыш бабайның оныгы чит илгә киткән, ди. Үзенә онык эзли, ди. Ничек мин Кар кызы булырлыкмы?. Ничек юк? Мин картмы? Мин ямьсезме? Беләсегез килсә, урманда, үземнең тавык тәпиләрендә генә тора торган алачыгымда, мин “Матурлык салоны ачтым.

Фитнес, сауна, массаж,

Пилинг, маска, татуаж.

Маникюр һәм педикюр,

Ышанмасаң, кил дә күр. (Алып баручыга)

 Әй, онытып торам, дустым Җилбикәне чакырыйм әле. (кесәсеннән телефон ала, шалтырата). Җилбикә, кил тизрәк, яңалык бар, син кирәк.

Музыкага җилләнә-җилләнә Җилбикә керә. Балалар яныннан үтә.

Җилбикә. Сәлам , Убырлы. Болар кемнәр.

Убырлы. Болар минем сайлаучыларым.

Җилбикә. Ә кемне сайлыйлар алар.

Убырлы. Мине! Мин Кар кызы урынына дәгьва итәм, ягъни, баллотироваться итәм. Аңладыңмы?

Җилбикә (эчен тотып көлә). Син? Кар кызы? Уф, көлдереп үтерәсең, егылам, егылам, тотыгыз мине.

Убырлы. Боларга балалар, дип карама, алар минем сайлаучыларым. Мине сайларга риза булганнар иде, син бөтен эшне боздың.

Җилбикә. Балалар, алар һәрвакытта да  дөресен күрәләр. Менә ул дөреслек кайда, мин --Кар кызы булачакмын.

Убырлы. Бу кыяфәтең белән сине кем Кар кызы итеп сайласын, пумала баш. Минем “Матурлык салонына аягыңны да басасы булма.

Җилбикә. Безгә нәрсәдер эшләргә кирәк. Кыш бабайга яхшы Кар кызы сайлый күрмәсеннәр.

Убырлы. Синең белән полный килешәм. Ә кемне сайларга була?

Җилбикә. (җил-буран тавышы). Ул—безнең Карбикә. Үзе усал, үзе явыз, тәккәбер һәм дә эре, тискәре.

Убырлы (трон алып килә, аны сөртә-сөртә сәйли). Явызлыгы йөз мең сумлык. Хәйләкәрлеге-гомерлек байлыгы. Ә зәһәрлеге, усаллыгы   һәркемгә дә  җитәрлек.         

               Көчле музыкага Карбикә керә.

Җилбикә (урын күрсәтә)  Рәхим итегез, Хөрмәтле Карбикә.

Карбикә (тронга утыра) Сез мине чакырдыгызмы?

Убырлы. Чакырдык. (Колагына пышылдый).

Карбикә. Кар кызы булырга? Мин каршы түгел. Болардан рөхсәт сораргамы? Юк инде.

Җилбикә. Хөрмәтлем, болар  бит сайлаучылар. Аларның рөхсәтен алырга кирәк.

Карбикә. Уйламыйм да. Менә көзгемнән сорыйм. (Көзгесен ала).

          Әйт әле, якты көзгем, Барысы да ишетсен,

          Дөньяда мин иң чибәрме? Иң акыллы, иң гүзәлме?

Көзге тавышы. Син иң матур- бер шик юк, ә Карсылу матуррак, күңеле саф, акыллырак.

Карбикә. Ах, син җүнсез пыяла, юри сөйли, алдаша.

Көзгене атып бәрә. Пыяла ватылган тавыш.

Карбикә (баса). Кечкенәдән яратмыйм,

              Үги кыз—Карсылуны.

               Мин сезгә әмер бирәм.

               Юк итегез сез аны.

                    Карбикә китә.

Убырлы. Монда хәйлә белән эш итәргә кирәк.

(Җилбикәнең колагына пышылдап әйтә)

Җилбикә. Аңладым. Шәп план!

Убырлы Җилбикә китәләр. Карсылу (Белосне жка)  керә.

Карсылу. Исәнмесез, балалар, малайлар һәм дә кызлар!

            Урман-кырлар буйлап киләм,

             Озын булды минем юл.

             Әйдәгез, бергә әйтәбез,

             Хуш киләсең Яңа ел!

Сез шундый матурлар, сөйкемлеләр, Җырларга, биергә яратасызмы? Чыгыгыз чыршы янына, бергәләп җырлыйбыз.

                       Чыршы турында җыр. Утыралар.                           Ишек артында Убырлы тавышы : “Карсыу, ярдәм ит, коткар”-ди.

Карсылу. Ай. Балалар, мине кемдер чакыра. Мин хәзер киләм.

                        Йөгереп чыгып китә.

Убырлы белән Җилбикә керәләр. Музыка астында сөйләшәләр. Сөйләшкәндә музыка тыныч бирелә.

Җилбикә. Урманның иң куе  җирендә адаштырып калдырдык бу чибәр кызны.  Карбикә сөенер инде.

                          Чыгып китәләр.

Алып баручы. Балалар, Карсылуны коткарырга кирәк. Кемнәр булышыр икән?

4 гном “Без коткарабыз” дип чыгалар. Бииләр.

1 гном. Сез кем диеп сорасагыз,

           Без гномнар булабыз.

           Урман-безнең йортыбыз,

           Дус һәм тату торабыз.

2 гном. Без күңелле, шаяннар,

           Аякларда башмаклар.

             Дин-дон, дин-дон,

             Чыңлый кулда бубеннар.

Карсылу тавышы. А-у, А-у!

3 гном. Дусларым, ишетәсезме, кемдер урманда адашкан.

4 гном. Әйдәгез, фонарьларыбызны югарырак күтәрик, утыбыз ерактан күренсен. Бубеннарыбызны чыңлатыйк. Бәлки, ишетелер.

                     Карсылу керә.

Карсылу.  Һич аңламыйм, мин кайда,

                Ничек шулай адаштым?

                Сез мине коткардыгыз,

                Рәхмәт, гном дусларым.

Алып баручы. Карсылу, гномнар, әйдәгез балалар белән бергәләп уйнап алабыз.

1). Уен-эстафета. “Бубен белән уен”. Ике команда, бер-берсенә биреп чыршы тирәли йөгереп киләләр.

2) Карсылу кар бөртекләре белән бии.

3) Чаңгыларда ярышу.

         Убырлы белән Җилбикә керә.

Убырлы. Шундый кире беткән кыз, Түзәрлегем калмады, Сихерли башлыйм.

Җилбикә. Әйдә, әйдә, башла.

Тылсымлы музыка. (“Спят усталые игрушки”)

Убырлы. Уенчыклар арыдылар йоклыйлар,

              Мендәрләр дә, одеяллар йоклыйлар.

              Куак астында җәнлекләр 

              Тәмле йокыга талдылар,

              Әйдә син дә йокла инде, карышма.

Карсылу читтәрәк урындыкта йоклап китә. Карбикә керә.

Карбикә. Айның саран яктысында, туңган, селкенми ята.

            Ниһаять, мин Кар кызы, Кыш бабайда кунакта.

1 гном. Ниләр булды? Нишлибез? Карсылу йоклап киткән.

         Карсылуны уятырга, кемнәр булышыр икән?

Җилбикә. Уйламагыз да, тырышмагыз да. (Чыгып китәләр)

Алып баручы. Ой, хәзер нишлибез инде.

                         Фея керә.

Фея.  Мин беләм, кем безгә булышачак, Балалар, Кыш бабайны чакырыйк, Гномнар, сез юлны яктыртып торыгыз. Бергәләп “Кыш бабай,  Кыш бабай, без сине көтәбез” дип әйтик.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай, без сине көтәбез!

        Музыка астында Кыш бабай керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

                  Исәнмесез кунаклар.

                  Озын юллар үттем мин,

                  Сезгә килеп җиттем мин.

                  Беләм, көтә мине балалар,

                  Сагынып каршы алалар.

            Күрәм, чыршыгыз күркәм,

            Тик, утлары янмый икән.

            Бергәләшеп яндырыйк,

            Минем арттан кабатлыйк:

            Чыршы, чыршы, кабын син,

            Утларыңны балкыт син.

Балалар кабатлыйлар. Музыка башлана. Балалар җитәкләшеп чыгалар. Җыр “Чыршы әйләнәсендә”. (Безнең чыршыбызны бизәп). Балалар утыралар.

Кыш бабай. Балалар, мин нишләптер оныгым Кар кызымны күрмим.

Кисәк кенә Убырлы, Җилбикә, Карбикә килеп чыгалар. (Алар балалар утырган вакытта, чыршы артына кереп бассалар да була).

Карбикә. Мин синең оныгың.

Кыш бабай. Балалар сайладылармы сине?

Карбикә. Әлбәттә, боларны сайламаслар инде. (Уб. , Җилб.күрсәтә).

Фея. Кыш бабай, Карбикә ялганлый, Балалар Карсылуны сайладылар. Әмма аны менә болар сихерләп йоклаттылар. 

Кыш бабай. Борчылма, Фея. Мин дә тылсым көченә ия. Хәзер мин аны уятам. Ач күзеңне, Карсылу, Яңа ел бәйрәме бу, Минем онык булырсың, Яхшылыклар кылырсың.

Карсылу (күзләрен уып тора). Кыш бабай, бабакаем, мин ни эшләп йокладым?

Кыш бабай. Әнә теге җүнсезләр эше. Югалыгыз хәзер үк.

Карсылу. Бабакаем, аларны да тылсым көчең белән яхшы якка үзгәрт әле. Башка җирләрдә зыян салып йөрмәсеннәр.

Кыш бабай. Шулай дисеңме, кызым. (Таягы белән сугып ала). Ягез әле сез кире көчләр, тискәре явыз көчләр, әйләнегез яхшыга, дус булыгыз барсына.

Музыка, персона ж лар әйләнәләр. Елмаялар.

Өчесе дә. Нәрсә булды безнең белән, Кыш бабай.

Фея. Кыш бабай сездән киң күңелле яхшы образлар ясады. Әйдәгез, без сезнең белән урманга кайтабыз. Безне яңа могҗизалар көтә.

4се бергә. Сау булыгыз, балалар, Сау бул Кыш бабай. Сау бул кар кызы. Яңа еллар белән сезне!

                                         Китәләр.

Кыш бабай.  Бәйрәм дәвам итә. Чыршы да сезне көтә.

Карсылу. Җырлар бездә бик күп алар. Русчалары да бар.

Алып баручы. Бар, бар, Әйдәгез, балалар, чыршы янына.

       Җыр. 

Карсылу.  Кыш бабай, нигә син моңсуландың

             Әллә уйныйсың киләме, 

             Күңелен күтәр балаларның.

Кыш бабай. Була ул. Менә минем таягым астыннан биеп йөрегез әле.

Кыш бабай таягы белән уен. Карсылу белән Кыш бабай таякны югары тоталар, балалар төрле музыкага (марш, полька, вальс, төрле темптагы бию көйләре) бер-бер артлы чыршы тирәли йөриләр. Таякны әерен-әкрен түбәнгә төшерәләр. Кемдер астан шуышып чыга, кемдер өстән чыга.

 Кыш бабай. Ә хәзер тыпыр-тыпыр басабыз.

                      Гөрләтеп кул чабабыз.

                      Минем биисем бик килә.

                      Бергә биеп алабыз.

         Кыш бабай белән балалар биюе. Утыралар.

           Шигырьләр. Булса, аерым чыгышлар.

Карсылу. Кыш бабай, матур бара бәйрәмнәр,

             Ә кая күчтәнәчләр?

Кыш бабай. Ай, тишек баш, тишек баш,

        Капчыгым төшеп калган.

        Иреккә чыккан инде.

        Кая йөридер инде?

Музыка. Ишектән капчык керә, йөгереп чыршы тирәли бара, аннан чыгып китә.

Кыш бабай. Менә  бит минем капчык. Тукта, кая барасың? Тукта. (Капчык артыннан бара, икенче капчык алып керә).   Көчкә-көчкә куып тоттым, менә сезгә алып килдем. Бу гади капчык түгел, эче тулы бүләкләр. Әй, шатланыр нәниләр. Сез шатланасызмы, балалар?

Балалар. Шатланабыз.

Кыш бабай. Ягез әле, күчтәнәчләрне кабул итегез.

Күчтәнәчләр өләшү. Балалар күчтәнәчләрен тотып чыршы алдына басалар.

1 бала. Яңа елны каршыладык,

          Кыш бабай белән бергә.

          Бәйрәмгә, күчтәнәчләргә

          Рәхмәт әйтәбез сезгә.

 

2 бала. Тиздән  Яңа ел да килер,

          Бик әз калды көтәргә.

           Кыш бабай белән үткән бу бәйрәм,

           Калыр сагнып сөйләргә.

3 бала. Яңа елга кергән чакта,

           Иске елга, хуш, дибез.

           Яңа елның тыныч, имин,

           Булуын без телибез!

          Җыр “Хуш, Кыш бабай”.

Җыр тәмамлангач, КЫШ БАБАЙ, КАРСЫЛУ балалар алдына чыгалар.

 Кыш бабай. Рәхмәт, сезгә балалар,

                    Бәйрәм бүләк иттегез.

                    Кар кызым да бер дигән,

                    Дөрес сайлый белдегез.

                    Яңа елга ап-ак кардан,

                    Җиңел атлап керегез.

                      Бәхет-шатлыклар белән

                    Үтсен һәрбер көнегез.

Карсылу. Сау булыгыз, нәни дуслар,

                  Котлы булсын Яңа еллар!

           Китәләр. Балалар кул болгап калалар.

       Алып баручы бәйрәм белән кунакларны котлый.

       Балалар чыршы тирәли йөреп чыгып китәләр.

                        

                     

 

           

                      

 

 


Дата добавления: 2020-12-12; просмотров: 50; Мы поможем в написании вашей работы!

Поделиться с друзьями:




Мы поможем в написании ваших работ!