Игра “Телеграф” (4-5 человек, рисование на спине впереди стоящего, который должен угадать что нарисовано)

Биклән урта мәктәбендә уртанчы класслар өчен Яңа ел кичәсен үткәрү сценарие. Катнашалар: Алып баручылар, Хоттабыч, Көнчыгыш кызы, Убырлы карчык Кар Кызы, Кыш Бабай, Эт, Төлке, Бүре Куян Зал бәйрәмчә бизәлгән. 1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар? 2 алып баручы Сизәбез,Карина,бик яхшы сизәбез. 1 алып баручы Нәрсә сизелә, Данил? 2 алып баручы Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр матур. Тик исе генә сизелми. 1 алып баручы Тагын ниләр сизелә, дустым? 2 алып баручы Тәмле мандарин исе килә... 1 алып баручы Тагын? 2 алып баручы Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора... 1 алып баручы Нигә шулай икән соң ул? 2 алып баручы Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе. 1 алып баручы Башта ук шулай диләр аны. 2 алып баручы Әйдә,Карина, соравыңны яңадан кабатла. 1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? 2 алып баручы Сизәсезме, дуслар? Бергә: Яңа ел килә! (фанфары) 1.а.б. - Кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын! Ә хәзер котлау өчен сүзне мәктәп директоры Айрат Салиховичка бирәбез. (котлау, отличникларга шоколад, олимпиадникларга шоколад, чыршы утын кабызу) Мәктәпнең үрнәк укучыларына багышлап ______________________________ __________________________________________________________________ Тавыш:  - Коткарыгыз мине, коткарыгыз зинһар! 1а.б. - Ишетәсеңме ? Каян килә икән бу тавыш? Тавыш: - Монда мин, монда! 1а.б.( эзләнә күрми) – Кая, күрмим. (шешә күреп ала) Бу нинди шешә икән? Белмисезме? Тавыш: - Коткарыгыз мине! 1а.б. ( Куркып, колагын шешәгә куеп тыңлап карый, әйләнгәләп йөри, шешәне селкетә.) Тавыш:  - Ай-яй-яй! Кагылмагыз миңа, башым әйләнә. 1а.б. – Монда кемдер бар ахыры? Тавыш: - Бар шул, зинһар өчен коткарыгыз! 1а.б. - Нишлибез, әллә ачыйкмы? 1а.б. (Шешә бөкесен ачып җибәрә, ут сүнә, ут кабынып китә, балалар каршына Хоттабыч килеп чыга.) 1а.б. – Кем соң син? Хоттабыч: - Мин бөек Хоттабыч!!! Мин сезнең барлык теләкләрегезне дә үти алам. 1а.б. – Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. Кар кызы килергә тиеш иде, нишләптер һаман күренми. Х-ч: - Нинди соң ул? Х-ә-ә-ә-әзер булдырабыз аны. 1а.б.: - Улмы? Ул бик чибәр, бик матур... Х-ч: - Ә белдем, белдем (Сихерли, музыка яңгырый, көнчыгыш гүзәле килеп чыга).

Восточный танец

2а.б.: - Синең кызың бик чибәр, бик матур, ләкин бу безнең кызыбыз түгел. Безнең кызыбыз урманда яши.

Х-ч: - Урманда? Исеме ничек дидегез әле?

2а.б.: - Кар кызы.

Х-ч: - (читкә китеп) – Карт кыз? Урманда?! Э... Эх карт хәтер! Хәзер, хәзер аны баштан әйтмичә (сихерли).

/Убырлы карчык килеп керә/.

Х-ч: - Килеп җиттеңме? Сине монда бик көтәләр. Бәйрәмне синнән башка башламыйлар.

Убырлы: (кыланып) - Үз колакларыма ышанмыйм, рәхмәтләр яусын, сезгә балалар. Эх бер җырлап алыйм әле: (Бабки-ёжки)

1а.б. : – Хоттабыч, кемне китердең син безгә?

Х-ч: - Ничек инде, кемне? Карт кызны.!

Убырлы: - Син сүзеңне уйлабырак әйт, карт җен! Мин бит..! Үзен белми! 100 еллап яши, кая 100, бер 300-400 еллар бардыр. Син әйдә Суык бабайны монда чакыр да, балаларның кәнфит ашыйсы килгән.Кәнфитләр белән чәй эчик тә, өйгә кайтыйк.

2а.б.: - Убырлы син нәрсә сөйлисең? Безнең бәйрәмгә ялгыш кына эләктең бит син. Безгә кар кызы кирәк иде. Хоттабыч карт кыз дип ишеткән.

Убырлы: - Ярар инде карт та карт. Мине куасыз инде. Ярар мин моны болай гына калдырмам әле!

/Убырлы үпкәләп чыгып китә/.

Х-ч: - Балалар сез мине гафу итегез инде. Бер дә күргән юк иде ул кар кызын. Колакларым да начар ишетә. Хәзер тиз генә төзәтәм хатамны.(Сихерли.)

Кар кызы: - Исәнмесез дусларым, яңа ел белән сезне! Тик нигә сез мине бәйрәмгә үземне генә чакырдыгыз?

1а.б.: Моны төзәтүе җиңел, хәзер Хоттабыч Кыш бабайны да китереп җиткерер.

Х-ч: - Юк, дусларым, мин сезнең өч теләгегезне үтәдем, һәм хәзер мин ирекле, рәхмәт сезгә барысы өчен дә, саубулыгыз!

/Хоттабыч саубуллаша, чыгып китә/.

1а.б.: - Хәзер Кыш бабайны ничек китерергә соң?

Кар кызы: Борчылмагыз, дусларым! Кыш бабай кайчан киләсен үзе белә ул.

Әлегә күңел ача торыгыз. Әйдәгез бергәләп уйныйк.

Игра

Я предлагаю Вам вспомнить спеть песни. Для этого надо разделиться на комады. А какую песню петь вы выберете сами вот из этого набора слов (Из шляпы зрители достают слово и испоняют песню, где есть данное слово)

Концерт номеры.(5 класслар)

____________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Бүре. Ишеттеңме син, эт елы килә икән бит.

Төлке. Наконец-то, минем ел җитә. Рул артына үзем утырам быел. Барыгыз белән дә мин идарә итәчәкмен. Киләсе ел сезнең өчен катлаулы булачак. Минем баш яхшы эшли бит ул.

Бүре. Тукта әле төлке, син башлы инде башлысын. Тик синең монда ни катнашың бар. Эт елы булачак дим мин.

Төлке. Әйттем бит синең башың җитми дип. Мин бит җәнлекләр отрядыннаан, этләр семялыгыннан. Син биология фәнен укымагансын. Шуңа белмисең. Күбрәк укы – белерсең.

Бүре. Дөрес мин андый фәнне беләм дип әйтә алмыйм. Тик шулай да мин сине эт дип атарга дивана түгел бит инде.

Төлке. Мине эт дип атарга кирәк тә түгел. Чөнки мин аларга караганда яхшырак, хәйләкәррәк, елгыррак.

Бүре. Ай-яй яратасың да инде үзеңне. Мактанчык та инде.

Төлке. Мин беләм. Сине дә этләр токымына кертәләр. Тик син идарә итәргә әзер түгел. Син бигрәк гади. Простак одним словом. Аннан идарә итү өчен бит әле матур да булырга кирәк. Ә мин инде синнән матуррак.

Куян. Исәнмесез, дуслар! Мин узып барышлый гына. Авылга чаптым.

Төлке. Исәнме, куянкай. Туктап кит безнең янга. Кая болай чабасын? Берәр бәлә-каза бармы әллә?

Куян. Юк, юк. Киресенчә. Тиздән яңа ел җитә. Бәйрәм. Кыш бабай мине эт артыннан җибәрде. Мин эткә хат илтәм.

Төлке. И куян мин дә синең белән. Мин бит этнең туганы. Кая хатта нәрсә язылган? Карыйк әле.

Куян. Син нәрсә? Башкаларга дигән хатны укырга ярыймени?

Төлке. Син укыма. Син читкә генә карап тор. Син бат акыллы. Билгеле башкаларның хатын укырга ярамый.

Куян. Ә син укыйсынмы?

Төлке. Юк инде. Син нәрсә? Укымыйм. Мин эт туганыма хөрмәтемне күрсәтеп чәчәк ясап бирәм.

Куян. Хөрмәт күрсәтү яхшы анысы. Ярар. Мә яса. Укыма гына. Башкаларның хатын укырга ярамый.

Төлке хатка нәрсәдер ясый.

Төлке. Менә кара, чәчәк кенә ясадым. Эт минем туганым бит ул. Чаптык әйдә, куянкай.

Чыгып китәләр.

Концерт номеры(6 класс бию)

____________________________________________________________________________________________________________________________________

Куян белән Төлке Эт өе янына килеп җитәләр.

Куян. Менә килеп җиттек. Синең туганың шушында яши.

Төлке. Беләм инде. Эт, туганым, чык, кунаклар килде. Без сиңа Кыш бабайдан чәчәкле хат китердек. Чәчәген үзем ясадым.

Эт (чыга) Әйдәгез, әйдә, мин ул хатны бер ел буе көттем. (хатны укый) Бу чыннан да Кыш бабайданмы соң?

Төлке. Әйе, Кыш бабайдан. Чәчәген генә мин ясадым.

Эт. Рәхмәт, дусларым, сезгә хат китергән өчен. Тик мин мондый хат көтмәгән идем. Барыгыз рәхәтләнеп бәйрәм итегез. Мин Кыш бабай кушканнарны үтәрмен. Бәйрәмгә борынымны да тыкмам.

Куян. Ничек инде? Берни аңламыйм. Миңа бит Кыш бабай сине алып килергә кушты.

Төлке. Ярар, күрәсең бит этнең безнең белән барасы килми. Кыш бабайга шулай дип әйтербез. Мин бит тикмәгә генә чәчәк ясамадым. Туганымның күңелен күтәрергә теләдем. Мин аның шулай күңелсезләнәсен сизенгән идем. Мин бит акыллы.

Куян. Ничек инде бармый. Анда сине бөтен халык көтеп тора. Кыш бабай көтеп тора.

Төлке. Ярар, эт үзе беләдер. Безне телевизордан гына карап утырыр. Аннан башка да яхшы булыр әле.

Эт. Нәрсә дидең син, куянкай? Кыш бабай чакырды дидеңме? Бу хатта бит алай диелмәгән.

Төлке. И елый күрмә инде тагын. Хат алдыңмы? Анладынмы? Кыш бабай сине чакырмаган. Булды, бетте. Киттек куян.

Куян. Юк инде. 2018 нче ел эт елы дип бөтен халыкка игүлан ителгән. Ул елның хуҗасы була.

Төлке. Юк, алай түгел. Елның хуҗасы мин булам диде Кыш бабай.

Эт. Әәә, менә хәзер аңладым. Әйдәгез ашыгыйк. Безне Кыш бабай көтә.

Төлке. Юк, син кая барасың, нахал. Өнеңдә генә утыр.

Эт . Мине Кыш бабай көтә. (куянга) Киттек, дустым. (чыгып китәләр)

Төлке. Ай-яй-яй. Эшләр харап. Кыш бабай алдында ничек акланымын икән? (чыгып китә)

Филия җыр

_______________________________________________________________________________________________________________________________

Игра “Телеграф” (4-5 человек, рисование на спине впереди стоящего, который должен угадать что нарисовано)

___________________________________________________________________________________________________________________________________

Данил. Мин үземнең шоу-гуппамны төзергә булдым. Хәзер кастинг уздырабыз, группага сезнең ярдәм белән музыкантлар сайлыйбыз. Группа төзү өчен миңа барабанчы, гитарист, трубачы, пианист һәм, әлбәттә инде, солист кирәк булачак. Әйдәгез башлыйбыз!

1 конкурс “ Трубач сайлау”:

Конкурсантларның упкәләрен тикшерергә кирәк булачак. Бәйгедә 4- 5 кеше катнаша. Продюсер кушуы буенча алар музыка астында шарлар кабартырга тиеш. Музыка туктагач, кемнең шары зуррак, шул кеше шоу- группаның трубачы булачак. Аңа труба яки пионер быргысы бирәләр һәм ул сәхнәдә кала. Башкалар кул чабулар астында яисә башка бүләкләр алып сәхнәдән чыгып китәләр.

2 конкурс “Гитарист сайлау”:

Конкурста 4 кеше катнаша. Максатлары: гитаристка охшатып музыка астында биергә. Җиңүчене тамашачылар билгелиләр: кемгә иң нык кул чабулар, ул җиңүче булып таныла. Һәм шоу- группаның гитаристы булачак.

3 конкурс “ Пианист сайлау”:

Конкурста 3 кеше катнаша. Конкурсантларның максаты: музыка астында пианистка охшатып уйнау.

4 конкурс “Барабанчы сайлау”:

Бәйгедә 4 кеше катнаша. Музыкага ияреп барабанчы булып уйнап күрсәтергә. Тамашачылар җиңүчене билгели.

5 конкурс “ Солист сайлау”:

Әлеге бәйгедә 4- 5 кеше катнаша. Һәрбер катнашучы бер куплет җыр җырлый.

Продюсер: Җиңүчеләр билгеләнде! Таныш булыгыз, яңа шоу- группа “ __________”

Данил. Дуслар, сез әле генә яңа группа барлыкка килүнең шахитлары булдыгыз. Беренче тапкыр сезнең алда “____________” группасы узенең беренче җырын башкара.

4 класс, жыр

____________________________________________________________________________________________________________________________________

Игра. Аукцион.

К.б. – Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Яна ел белән сезне! Яңа ел сезгә бәхетләр, уңышлар алып килсен!

 К.Кызы.  Вот и дедушка Мороз пришел. Здравствуй дедушка.

Яңа ел белән, дуслар тәбриклибез без сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.

1 а.б: - Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

           Хуш киләсең, уз бире,

           Кунак булып килер дип,

           Күптән көттек без сине.

2 а.б: - Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

             Хуш киләсең, уз бире.

             Шатланышып, җыр белән

             Каршылыйбыз без сине.

Күмәк җыр_ 5 класс “Хуш киләсең яңа ел”

Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым, күреп торам мине бик зарыгып көткәнсез. Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем, иң яхшы укучыларыгызга аерым бүләкләр дә алып килдем. Кызым, ал әле бүләкләрне капчыктан.

Кар кызы бүләкләрне (открыткалар) өләшә.

6 Класс бию

Куян белән Эт керәләр.

Эт. Исәнмесез, дусларым. Исәнме, Кыш бабай. Синең чакыруынны ишетеп мин килеп тә җиттем. Чак кына төлке башыбызны бутамады.

Кыш бабай. Ишеттем инде, ишеттем. Эт юк-барга гына бирешмәс. Ул яхшы күңелле, гаделлекне яратучы, тугры хайван. Шуңа күрә безнең ул җитәкләгән ел да бик яхшы булып дуслыкта, татулыкта, гадел хезмәттә узар.

 Эт. Яңа елда яңа зур уңышлар,

Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.

Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә

Кайгы- хәсрәтләрне юсыннар.

Аяз күкләр һаман тыныч булсын.

Шат көлүгә дөнья күмелсен

Яңа елның алсу таңы сезгә

Иксез- чиксез бәхет китерсен!

            

Кыш бабай: Бик озак тордык, безгә китәргә дә вакыт җитте, мине әле башка мәктәпләрдә дә көтәләр.

 

Кар кызы:Пусть в Новый год случится чудо —
В душе зажгутся огоньки
И целый год у вас не будет
Ни огорчений, ни тоски.
Пусть елка с яркою звездою
В ваш дом удачу принесет,
Любовь и крепкое здоровье.
Весь год вам сказочно везет.

Под бой курантов загадайте
Свои заветные мечты
И в дом свой поскорей впускайте
Год радости и доброты.

 

1 а.б. Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья,

Һәрбер йортта шатлык, тантана.

Ап- ак серле кышы белән бергә

Яңа еллар инде башлана.

Бар дөньяга тыныч бәхет теләп:

“ Рәхим ит, син, әйдә, уз түргә”.

Әтәч   елындагы кимчелекләр

Эт  елына аяк басмасын.

Күңелебез чиста, якты булсын,

Кайгы- хәсрәт ишек какмасын.

 

2а.б.Булсын бу ел матур, тыныч,имин,

Сугыш афәте берүк булмасын.

Аналар да газиз улларыннан

Хәвеф- хәтәр көтеп тормасын.

Яңа елда һәрбер гаилә һәм дә йортка

Иңсен бәхет, муллык, бәрәкәт.

Яшәсеннәр иде- хәвеф хәтәр күрми

Таза, тыныч, тату, сәламәт.

Финальная песня.

2а.б. Кадерле дуслар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүгенге бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

1а.б. Барыгызны да яңа еллар белән! Киләсе очрашуларга кадәр!!!

        

 

 


Дата добавления: 2018-02-28; просмотров: 230; Мы поможем в написании вашей работы!




Мы поможем в написании ваших работ!