ДУС-ТАТУ ЯШИБЕЗ. УКЫЙБЫЗ ДА ЭШЛИБЕЗ.



ДРУЖНО ЖИВЁМ.УЧИМСЯ И РАБОТАЕМ. WE LIVE, STUDY AND WORK TOGETHER.

Сигезенче дәрес. Восьмой урок.  Eighth Lesson

1. Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях? How to tell about relatives?

2. Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?

3.Уку турында ничек сөйләшәбез? Как разговариваем об учёбе? How to speak about studies?

4. Һөнәрләр турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о профессиях? How to speak about professions?

5. Билгесез (нәтиҗәле) үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии? How to use verbs in Past Indefinite?

6. Теркәгечләрне ничек кулланабыз? Как употребляем союзы? How to use conjunctions?

1.

Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях?

How to speak about relatives?

+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Бу - минем әнием, ә бу - әтием. Это моя мама, а это мой папа. This is my mother and this is my father.

Бу - минем апам (абыем, энем, сеңлем). Это моя сестра, мой старший брат, мой младший брат, моя младшая сестра.  This is my elder sister (elder brother, younger brother, younger sister).

Бу - минем әбием (дәү әнием), ә бу – бабам (дәү әтием). Это моя бабушка, а это мой дедушка. This is my grandmother and this is my grandfather.

Гаиләбез бик тату. Наша семья оченьдружная. Our family is very tight-knit.

Минем туганнарым күп. У меня много родственников. I have many relatives.

Туганнарым Казанда, Яр Чаллыда, Бөгелмәдә, Новосибирскида яшиләр. Мои родственники живут в Казани, В Набережных Челнах, в Бугульме, В Новосибирске.   My relatives live in Kazan, Naberezhniye Chelny, Bugulma, Novosibirsk.

Рис. Семья из 4х чел.

2. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Без авылда яшибез. Авылыбыз Тукай районында урнашкан. Авылыбыз зур һәм матур. Без таш йортта яшибез, ләкин зур бакчабыз да бар.

  Гаиләбез бик зур, тату. Бабай күп еллар тракторчы булып эшләгән, хәзер ул пенсиядә. Аның исеме Галимҗан. Бабабыз – сугыш һәм хезмәт ветераны. Аңа 83 яшь. Ул бик гадел кеше. Авылда аны хөрмәт итәләр.

Әбиебезнең исеме – Гөлбикә. Аңа 81 яшь. Әбиебез бик уңган. Ул тәмле ризыклар пешерергә бик оста.

  Бабай белән әбинең биш баласы бар. Алар барысы да исән-саулар. Әби белән бабайның иң кечкенә кызлары – минем әнием. Аның исеме - Гөлсинә. Әнием - укытучы. Әтиемнең исеме – Камил. Ул – төзүче.

Гаиләдә без өч бала: апам Рәмзия, абыем Рөстәм һәм мин. Минем исемем – Гөлгенә. Без бик тату яшибез. Әбигә, бабайга, әтигә , әнигә һәрвакыт ярдәм итәбез, аларны ихтирам итәбез.

3. Гаиләгез белән таныштырыгыз. Познакомьте со своей семьей. Introduce your family.

4.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниең кайда .............?

- Ул .................... яши.

         ****

- Апаң ............?

- .......... юк. Энем .........

- Энеңнең исеме ............?

 - .............. – Илһам.

            ****

- Туганнарың кайларда ......................?

- Алар ................................................... яшиләр.

5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Бу кем?

- Бу- минем энем.

- Исеме ничек?

- Кәрим.

6. Җөмләләрне дәвам итегез. Complete the sentences.

Гөлназның әнисе мәктәптә эшли, ул - ...................... Алмазның әтисе банкта эшли, ул - ................... Гөлшатның абыйсы спорт мәктәбендә эшли, ул - ................... Әнисәнең апасы кибеттә эшли, ул - ...........

+7. “Безнең гаилә” шигырен берничә тапкыр тыңлагыз, укыгыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Наша семья” несколько раз, прочитайте и выучите. Listen to the poem “Our family” several times, read and learn by heart. Диск 5 №3

 

Безнең гаилә.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

 

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Г.Тукай

Рис. семья из 6 человек и кошка

2.

Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?

+8. Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Listen and read. Татарларның матур гадәтләре бар. Алар якын кешеләренә исемнәре белән эндәшмәскә тырышалар. Татарлар туганнарга абый, апа, энем, сеңлем дип эндәшәләр. Таныш түгел кешеләргә дә абый, апа, кызым, улым дип әйтәләр әле. Зыялы кешеләр әфәнде, ханым, туташ сүзләрен кулланалар.

Апаның ире җизни була. Абыйның хатыны - җиңги..... Ә инде җизни һәм җиңгинең әти-әниләре – кода бабай һәм кодагый әби; туганнары – кодалар һәм кодачалар.

  Иң кадерле кешеләргә әни, әнием, әти, әтием диләр. Кайбер якларда әниләргә - әнкәй, нәнә, ә әтиләргә әткәй диләр. Әби-бабайларга, яратып, әбкәй, бабакай, дәү әни, дәү әти дип әйтәләр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!  MEMORIZE!


җизни – муж старшей сестры – brother in law

җиңги- жена старшего брата -  sister-in-law

ир- муж – husband

хатын – жена - wife

кода –сват-matchmaker

кодагый – сваха-matchmaker

каенана – свекровь-mother-in-law

каената- свёкор-faher-in-law

килен-сноха- daughter-in-law

кияү-зять-son-in-law

онык-внук-grandson


9. Якыннарыгызның фотолорын алыгыз һәм үрнәк буенча диалог төзегез. Возьмите фотографии ваших близких и составьте диалог по образцу. Take a picture of your relatives and make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Таныш бул, бу - минем әнием. Аның исеме - Мәрьям.

- Ә бу кем?

 - Ә бу- минем әтием. Аның исеме - Хәсән.

- Ә бу әбиеңме?

- Әйе, бу- минем әбием. Аның исеме – Сөембикә.

- Ә бабаңның исеме ничек?

- Аның исеме – Сөләйман.

Рис. Фото семьи

10. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниеңнең әнисе сиңа кем була?

- .................... .

         ****

- Апаңның ире сиңа кем була?

- .......... .........

- Ә абыеңның хатыны?

 - ...............

*******

- Алло, исәнме, әбием!

- ..........................!

- Хәлләрең ничек, әбием?

- ...........................

*******

- Әбиеңнең ничә оныгы бар?

- ..........................

11. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Шимбә көнне кодалар безгә кунакка .......................... Без дәү әтиебезне бәйрәм белән ................ Иртәгә Мәскәүдән җизни ....................... Яңа ел бәйрәмендә туганнарыбызга ...................... 

+12. Мәкальне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицу и запомните.

Әткәй - шикәр, әнкәй – бал. 

Рис. Бабушка и внук

+13. “Дәү әнием” шигырен берничә тапкыр тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Моя бабушка”несколько раз и выучите. Listen to the poem “My grandmother” several times and learn it by heart.

Диск 6 №9

3.

Уку турында ничек әйтәбез? Как говорим об учёбе?

How do we speak about studying at a university?

+14. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сез кайда югары белем аласыз?

- Мин университетта укыйм.

- Извините, где Вы получаете высшее образование? Excuse me, where do you receive higher education?

- Я учусь в университете. I am studying at university.


+15. Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Read.

  Бу минем дустым - Фәрит. Аңа 13 яшь. Ул шәһәрдә яши. Фәритнең әтисе – табиб, әнисе – тәрҗемәче. Фәритнең апасы һәм абыйсы бар. Абыйсы Рәшит хәрби училищеда укый, очучы булырга тели. Апасы Казан университетында, биология факультетында укый.

  Без Фәрит белән тугызынчы гимназиядә укыйбыз. Гимназиябез бик яхшы. Анда без татар телен дә өйрәнәбез. Татар теленнән Диләрә ханым укыта. Дәресләрдә без татарча аралашабыз, укытучының сорауларына җавап бирәбез, диалоглар тыңлыйбыз һәм укыйбыз, яңа сүзләр белән танышабыз һәм аларны кабатлыйбыз, биремнәр эшлибез, шигырьләр сөйлибез һәм җырлыйбыз. Татар теле дәресләре безгә бик ошый.

16. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Хәзер син кайда укыйсың? Татар телен өйрәнәсеңме? Татар теле дәресләре кайсы көннәрне була? Татар теленнән кем укыта? Татар теле дәресләрендә нәрсәләр эшлисез? Син кемнәр белән татарча аралашасың? Әйт әле, татар теле дәресләре кызыкмы? Дәресләрдә җырлар җырлыйсызмы, шигырьләр сөйлисезме? Татарча тизәйткечләр, мәкальләр беләсеңме? 

17. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Мин татар теле дәресе....... барам. Татар теле дәресе........ без сөйләшәбез, тыңлыйбыз, укыйбыз, язабыз. Укытучы дәрес........ безгә күп сораулар бирә. Без укытучы....... тыңлыйбыз, аның сораулары........ җавап бирәбез.

18. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

-Татар теле дәресләрендә .........................?

- Укытучыны .............., җөмләләр ..................., яңа сүзләрне ...............

- Сорауларга .....................?

- Әйе, әлбәттә, ....................

19. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мәктәптә мин бер чит тел генә ..................... Әтием инглизчә бик яхшы ................... Дустым татар гимназиясендә гарәп телен ................ Дәрестә без бу җөмләләрне һәм сүзләрне ......................... Алар өч ай инде университетта төрек телен ................. Миңа алманча белергә .................

20. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Бу атнада татар теле дәресе буламы?

- Әлбәттә, була.

- Кайсы көннәрне?

- Чәршәмбе көнне һәм җомга көнне.

21. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Бу кыз ………………. укый. Бу егет …………….югары белем ала. Бу малай йөз егерме икенче ………………. Дустымның абыйсы консерваториядә …………, ул гармунчы булырга …………. Дустымның апасы ………………..

 университетында ……………, ул укытучы булырга …………. Мәдинә медицина …………………….. укыды, хәзер ул ………………. Бу туташ Казан университетында, ……………. факультетында, ………… курста ……….. Сеңлем укымый әле, ул …………….

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


белем –знание- knowledge

югары уку йорты – высшее учебное заведение-institute of higher education

уку йорты –учебное заведение-educational institution, school

уку –учёба-1) reading; 2) studying

белем алырга –получать знания-to acquire knowledge

белгеч – специалист-specialist

белгечлек–специальность-specialty, major


22. Диалогны дәвам итегез. Продолжите диалог.  Complete the dialogue.

- Россиядә мәктәпләрдә, институтларда, университетларда укулар кайчан башлана?

- .................

23. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кәрим һәм Фәһим Казан университет........ укыйлар. Алар университет ........ рус, татар, инглиз тел......... өйрәнәләр. Дәресләр........ студентлар укытучы.......... сораулары........ җавап бирәләр, җөмләләр....... һәм текстлар....... укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.

+24. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. Listen to the text, read and answer the questions.

       Татарстанның шәһәрләрендә төрле югары уку йортлары бар. Алар Татарстан һәм Россиянең башка республикалары, өлкәләре өчен белгечләр әзерлиләр. Студентлар университетларда һәм институтларда көндезге, читтән торып һәм кичке уку бүлекләрендә белем алалар. Аларны танылган профессорлар һәм тәҗрибәле укытучылар укыта. Студентлар фәнни эшләр язалар, конференцияләрдә һәм олимпиадаларда катнашалар. Татарстанның югары уку йортларында чит ил студентлары да укый. Мәсәлән, Япониядән, Кытайдан, Төркиядән, Германиядән һәм башка илләрдән.  

     Дәресләрдән соң студентлар китапханәгә баралар, спорт белән шөгыльләнәләр. Ял көннәрендә концертларга һәм театрларга, кафеларга һәм клубларга йөриләр.

      ? Шәһәрегездә нинди югары уку йортлары бар?Россиядә югары уку йортларында нинди уку бүлекләре бар? Студентлар нәрсәләр белән шөгыльләнәләр? Алар ничек ял итәләр?

25. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

............................................? Минемчә, ул Казанда укый.

............................................? Ул икенче гимназиядә укый.

............................................? Алар татар, рус, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнәләр.

............................................? Гимназиядә уку аңа бик ошый.

26. Интернеттан дөньяның иң танылган университетларының берсе турында мәгълүмат табыгыз һәм татарча языгыз. Найдите в Интернете информацию об одном из самых известных университетов мира и напишите по-татарски. Find information about one of the world’s well-known universities in the Internet and write about it in Tatar.

+27. ”Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлагыз. Прослушайте стихотворение “Забавный ученик”. Listen to the poem “Funny Pupil”. Диск 5 № 9

4.

Һөнәрләр турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о профессиях? How to speak about professions?

+28. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Әтием һөнәре буенча физик. Мой отец по профессии физик. My father’s profession is physicist.

Әнием һөнәре буенча математик. Моя мама по профессии математик. My mother’s profession is mathematician.    

Абыем һөнәре буенча очучы. Мой старший брат по профессии лётчик. My elder brother’s profession is pilot.

Апам һөнәре буенча табибә. Моя старшая сестра по профессии врач. My elder sister’s profession is doctor.

(Рис. Люди разных профессий)

+29.  Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Read.

   Студентлар университетның төрле факультетларында укыйлар. Миләүшә – рус филологиясе факультетында, ул рус теле укытучысы булырга тели. Сания биология факультетында югары белем ала. Аның хыялы – генетик булу. Ә Исмаил - Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. Ул халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укый. Алар – яхшы студентлар. Университетта уку аларга бик ошый.

30. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Сәкинә апа – тәрбияче, ул ...................... эшли. Сабит абый – төзүче, ул ..................... эшли. Самат – химик, ул ..................... эшли, Азат – математик, ул ......................... эшли. Суфия белән Нурфия – табибәләр, алар ............... эшлиләр. Камилә белән Рәмилә - укытучылар, алар .......................... эшлиләр.       

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! MEMORIZE!

-у/-ү – исем фигыль кушымчалары –аффиксы имени действия- suffixes of verbal nouns.

Бару, белү, аңлау, сөйләү – исем фигыльләр – имена действия -verbal nouns.

Исем фигыль+ бәйлек- имя действия +послелог-Verbal noun + postposition:

өйрәнү турында- об изучении- about studying, белү өчен – для того чтобы знать-to know, килү белән- как только придёшь – as soon as you come

31. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Синеңчә, студент булу күңеллеме? Яхшы укучы булу өчен, нишләргә кирәк? Кирәкле мәгълүмат алу өчен, син нишлисең? Дәресләр бетү белән, син кая барасың? Әйт әле, татар телен яхшы белү өчен, син нәрсәләр эшлисең? ................................ 

32. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Татар телен өйрәнү өчен, мин ............................ Яхшы белгеч булу өчен, ул ................................. Югары уку йортлары турында ......................... Татарстанга килү белән, дустым ...................... Сезне күрү белән, алар ..................... Татар телен өйрәнү турында .............................. Мәскәүгә китү белән ...................

33. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниең һөнәре буенча кем?

- ........................

- Ул кайда эшли?

- ...........................

  ************

- Төзүче булу өчен, кайда укырга кирәк?

- Минемчә, ..............................................

***************

- Иң зур хыялың нинди?

- ....................................

+34. Мәзәкне тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте анекдот. Listen to the joke and read it.

Кем булып?

Иртә белән барысы да ашыгып эшкә барырга җыеналар. Кечкенә кыз Сәлимә болай ди:

- Мин дә эшкә барам.

- Ә кайда эшлисең соң син?

- Балалар бакчасында.

- Кем булып?

- Бала булып.

+35. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listenh to the proverbs and memorize.

* Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

*Эше барның ашы бар.

5.

Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?

How to use verbs in Past Indefinite?

+36. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сез кайчан һәм кайда тугансыз?

- Мин 1981 нче елның 6 нчы маенда Чистай шәһәрендә туганмын. 

 

- Когда и где Вы родились? When and where were you born?

- Я родился 6 мая 1981 годав городе Чистополе. I was born on the 6th of May, 1981 in Chistai town.


*******************************


- Әйт әле, минем китабым синдәме?

-

- Гафу ит, мин аны өйдә онытканмын икән.

 

-

 

-

- Скажи, пожалуйста, моя книга у тебя ли? Tell me please, do you have my book?

-

-

- Извини, я, оказывается, забыл её дома. I’m sorry, apparently I forgot it at home.


37.  Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кичә татар концерты булган икән, ә мин белмәдем. Бүген ул дәрескә килмәгән. Дустым Санкт-Петербургка фестивальгә киткән икән. Акира әфәнде Япониядә туган. Экрем әфәнде Төркиядә укыган. Гафу итегез, мин бу сорауларга җавап бирмәгәнмен икән. Кызганычка каршы, беркем дә дөрес җавапны белмәгән. Кичә Тәнзилә миңа электрон почта аша хат җибәргән, мин аны бүген генә укыдым.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ган/-гән; -кан/-кән – билгесез үткән заман фигыль кушымчалары- аффиксы прошедшего неопределённого времени глагола- suffixes of Past Indefinite tense.

Ул нишләгән? Ул укыган, килгән, киткән, кайт кан – барлык формасы- положительная форма- positive form.

Ул укымаган, килмәгән, кит мәгән, кайт ма ган – юклык формасы- отрицательная форма- negative form

38. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниең ничәнче елда туган?

- .........................................

*******************

- Бу студент кайсы илдән килгән?

- Минемчә, ...........................................................................

*******************

- Дустың якшәмбе көнне кая ......................?

- ....................................

***

- Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай нәрсәләр язганнар?

- .........................................

39. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Дустың кая киткән?

- Минемчә, Бишкекка.

Рис. Казанский университет

+40. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. ......Read to the text and answer the questions.

    Казан университеты – Россиянең иң танылган университетларының берсе. Ул 1804 нче елда ачылган. Анда атаклы галимнәр эшләгән, зур фәнни ачышлар ясалган. Университетта төрле елларда танылган шәхесләр укыган. Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар. 

  Хәзерге вакытта университет студентлары лекцияләр тыңлыйлар, фәнни хезмәтләр белән танышалар, курс эшләре һәм диплом эшләре язалар. Ял вакытында алар спорт белән шөгыльләнәләр, концертлар һәм фестивальләр үткәрәләр. Студентларның тормышы бик күңелле.

   ? Казан университеты кайчан ачылган? Анда атаклы галимнәрдән кемнәр эшләгән? Хәзерге вакытта университетның ректоры кем? Университетта кайсы илләрдән студентлар укыйлар? Дәресләрдә алар нишлиләр?Ял вакытында студентлар нәрсәләр үткәрәләр?  

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ыл/-ел – фигыльнең төшем юнәлеше кушымчалары – аффиксы страдательного залога глагола - suffixes of Passive Voice.

ачыла – открывается - (it) is opened , төзелә - строится - (it) is constructed ;

эшләнә – делается- (it) is done , башлана – начинается- (it) is started .

41. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Китапханә сәгать тугызда ачыла, унтугыз сәгатьтә ябыла. Казанда яңа мәктәпләр төзелә. Татарстанның барлык мәктәпләрендә татар теле укытыла. Бу сүз шулай языла һәм укыла. Татар теле дәресе бер сәгать унбиш минутта башлана. Бу кагыйдә дәреслектә күп тапкыр кабатлана. 

42. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

.......................................? Казан университеты 1804 нче елда ачылган.

..........................................? Университет Кремль урамында урнашкан.

..........................................? Без университет тарихы музеена бардык.

......................................? Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар. 

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! MEMORIZE!

Барысы да (бөтенесе дә) яхшы –всё хорошо- Everything is good.

Барысы да (бөтенесе дә) исән –саулар все живы-здоровы - Everybody are safe and sound.

6.

Теркәгечләрне ничек кулланабыз? Как употребляем союзы?

How to use conjunctions?

+43. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Мин – Алсу, ә бу – Майкл. Я – Алсу, а это Майкл. I am Alsou, and he is Mike.

Мин Татарстаннан, ләкин Казаннан түгел. Я из Татарстана, но не из Казани. I am from Tatarstan, but not from Kazan.

Бүген алар Казаннан китәләр, һәм без алар белән саубуллашабыз. Сегодня они уезжают из Казани, и мы с ними прощаемся.  Today they are leaving Kazan, and we are saying goodbye to them.

Дустым Мәскәүгә китте, чөнки ул конкурста катнаша. Мой друг уехал в Москву, потому что участвует в конкурсе. My friend went to Moscow, because he takes part in a competition.

Без китаплар күп укыйбыз, шуңа күрә күп беләбез. Мы много читаем книг, поэтому много знаем.  We read books, that’s why we know a lot.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Ә, ләкин, һәм, чөнки, шуңа күрә – теркәгечләр- союзы -conjunctions.

44. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Без татар теле дәресеннән соң ............ киттек, ә Фәридә ................ китте. Шимбә көнне дусларыбыз белән ............... булдык, ләкин Алия .................. Татар теле турында кызыклы ................. укыдым, шуңа күрә ......................... күп сораулар бирдем. Дүшәмбегә кадәр ул .................. булган, ләкин без ................. Бүген кич белән алар ............. киткәннәр, шуңа күрә без аларны ................... Ул ни өчен бүген .................. юк? Син .................... кем өчен алдың? Алар ни өчен ................ килделәр?

45. Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

................................., ә мин гимназиядә укыдым.

.................................., ләкин Милли музейда булмаганнар.

.................................., шуңа күрә дәрес бик кызыклы булды.

.................................., чөнки ул бу китапны укымаган.

.................................., ә алар белмәгәннәр.

……………………, һәм дәрес башланды.

46. Укуыгыз турында дустыгызга хат языгыз. Напишите письмо другу о своей учёбе. Write a letter to your friend about how you study.

+47. ”Тыныч йокы” шигырен тыңлагыз һәм сәнгатьле итеп укыгыз. Прослушайте стихотворение “Спокойной ночи” и прочитайте выразительно. Listen to the poem “Good night” and read it out with intonation.

Тыныч йокы!


Тыныч йокы әнкәйгә!

Тыныч йокы әткәйгә!

Тыныч йокы абыема!

Тыныч йокы радиога!

Тыныч йокы үземә,

Тыныч йокы күземә!

Тыныч йокы курчакларыма!

Куяннарыма – куркакларыма!

Тыныч йокы сәгать күкесенә дә!

Тыныч йокы бөтенесенә дә!

Юк, юк, күке уяу ятсын,

Иртән безне уятсын!


Ш. Галиев

СҮЗЛЕКЧӘ.СЛОВАРИК. VOCABULARY.


анда – там- there

атаклы –знаменитый- famous

әзерләргә –готовить- to prepare

бал – мёд - honey

башка – 1) кроме-other; 2) другой-different

белем –знание-knowledgeable

белем алырга – получатҗ знания- to study

белемле – образованный- intelligent, knowledgeable

бергә - вместе- together

бүлек –1) отделение -department; 2)раздел- chapter

гадел – справедливый- fair

Дәүләт –государство-state

Дияргә - говорить- talk,

Еш –часто-often

Зыялы – интеллигентный- intellectual

Кадерле – дорогой- dear

Кирәкле –необходимый-necessary

Кичке –вечерний- evening, part-time

Көндезге –дневной- 1) day; 2) full-time

Көнчыгыш – восток- east, eastern

Ләкин –но- but

Ни өчен – почему- why

Олылар – старшие- the elderly

Оста- мастерица- a good hand

Очучы – лётчик- pilot

Сакларга – охранять- to guard

Сугыш – война- war

Танылган –известный-   famous

тарих –история- history

Тәҗрибәле –опытный-experienced

Тормыш – жизнь-life

Төзелеш –стройка-construction

Туарга – родиться- to be born      

Укыт-ырга – обучать- to teach

Уңган – умелый- able

Фән – 1) наука- science, 2) предмет- subject

Хәрби – военный - military

Хөрмәт итәргә - уважать-

Һәм – и - and

Читтән торып уку – заочное обучение- correspondence school

Чөнки – потому что- because

Шәхес – личность- person

Шикәр – сахар- sugar

Шуңа күрә - поэтому-

Эндәшергә - обращаться-

Югары белем–высшее образование- higher education

Югары уку йорты–высшее учебное заведение -       higher education institution

Як – край - side

Явыз – злой - mean

 


 

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ! ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! CHECK YOURSELF!

 

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Әниеңнең исеме ничек?

..............................

Әтиеңнең исеме ничек?

..................................

Әбиеңнең исеме ничек?

..........................

Бабаңның исеме ничек?

.................................

Апаң бармы?

...................................

Абыең бармы?

.................................

2. Күплектә дөрес әйтегез. Скажите правильно во множественном числе. Say it in plural correctly.

Әтиемнең апа........, әниемнең абый........, дустымның туган......., әбинең онык.............., Сөләйман бабайның ул............, Сөембикә апаның кыз........... 

3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бу укучы ничек укый? Бу кыз кайсы уку йортында һәм ничәнче курста укый? Бу егет кайсы шәһәрдә укый? Бүген дәрестә ничә кеше бар? Укучылар ничек җавап бирәләр? Дәресең сәгать ничәдә башлана? Син сәгать ничәгә кадәр мәктәптә буласың? Хәзер син нәрсә турында китап укыйсың? Син кем өчен бу китапны аласың? Син кем белән укудан кайтасың?

4. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

 Кая? Казан Кремле...... Кайда? Таар опера һәм балет театры.......... Кайчан? Декабрь ае.......... Кемнән? Дустым.......... Кайдан? Россия.......... Кем белән? Без........ белән. Кемгә? Мәктәп директоры......... Кемдә? Әнием......... Сәгать ничәгә кадәр? Тугыз...... кадәр. Сәгать ничәдән бирле? Бер..... бирле. Кемнән башка? Сез..... башка.

5.  Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

 ..................... кибеттән алганмы? ................... базарга барган? .............. Мәскәү шәһәреннән килгәнме? .................. Казанга килгәннәр. ............................. татар телен бик яхшы өйрәнгән.

6. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мин мәктәптән .......................... Әнием эштән ...................... Дустым татар теле дәресләрендә ........................... Алар бу сорауларга .................... Ул бу сүзнең тәрҗемәсен ................... Декабрьдә алар Санкт-Петербургка ................. Шимбә көнне без ..................................

7. Үзегез турында языгыз. Напишите о себе. Write about yourself.

Исемем: .....................

Фамилиям: ....................

Туган көнем: ..............................

Туу урыным: .............................

Яшәү урыным: ..........................

8.  Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Ул Мәскәү шәһәрендә ту...... .

1) –кан          2) – ган           3) – гән

Дустым Пермь шәһәрендә бул.........

1) – нан        2) – гән               3) – ган

Ул мәктәптә татар телен өйрән…. .

1) - кән      2) – гән             3) – ган

Алар авылдан кичә кайт........ .

1) –кән        2) – гән               3) – кан

9. Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.


 -ган яки –гән

сөйлә…

йөр…

тыңла…

-кан яки –кән

кит…

әйт…

тап…


10.   Иң кызыклы һөнәр турында сөйләгез. Расскажите о самой интересной профессии. Make up a dialogue about the most interesting profession.

КИТАПКА РӘХМӘТ ӘЙТӘБЕЗ. СПАСИБО ГОВОРИМ МЫ КНИГЕ.  THANKS TO BOOKS

Тугызынчы дәрес. Девятый урок.  Ninth Lesson

1. Китапханәдә булу турында ничек әйтәбез? Как говорим о посещении библиотеки? How to speak about going to the library?

2. Китаплар уку турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о чтении книг? How to speak about reading books?               

3. Киләчәктә буласы билгеле эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о будущем определённом действии? How to refer to a definite action in the future?

4. Киләчәктә буласы билгесез эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о будущем неопределённом действии? How to refer to an indefinite action in the future?

5. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о Национальной библиотеке РТ? How to speak about the Republic of Tatarstan National Library?

6. Билгесезлекне ничек белдерәбез? Как выражаем неопределённость? How to express indefiniteness?

1.

 Китапханәдә булу турында ничек әйтәбез? Как говорим о посещении библиотеки?

 How to speak about going to the library?

+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, хәзер Сез кая барасыз?

- Мин китапханәгә барам.

- Кайсы китапханәгә?

- Казан университетының фәнни китапханәсенә.

-Извините, куда Вы идёте?  Excuse me, where are you going?

- Я иду в библиотеку. I’m going to the library.

- В какую библиотеку?Which library?

- В научную библиотеку Казанского университета. Kazan State University Scientific Library.


2.  Укыгыз. Прочитайте. Read.

Студентлар дәресләрдән соң китапханәгә баралар һәм фәнни әдәбият, яңа китаплар, газета-журналлар белән танышалар, семинарларга әзерләнәләр. Алар анда кирәкле мәгълүматны эзлиләр һәм өйрәнәләр. Китапханәдән китапларны өйгә дә алырга мөмкин. Аларны бер айга бирәләр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


әзерләнергә –готовитья-to prepare

эзләргә –искать-to search

фәнни –научный- scientific

әдәбият –литература-

вакытлы матбугат–периодическая печать-printed media


3. Җавап бирегез. Answer the questions.

Син китапханәгә йөрисеңме? Син нәрсәләр турында китаплар укырга яратасың? Китапханәдә укучылар һәм студентлар нишлиләр? Хәзерге вакытта бөтен мәгълүматны компьютер аша укырга мөмкин, ә китапханәләр, синеңчә, ни өчен кирәк? 

4. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Кичә син китапханәгә .....................?

- Әйе, .......... .

- Анда .................... алдың ?

 - .......................

               ****

- Син ............. турында китаплар ................. яратасың?

 - .......................

- Яраткан авторың кем?

 - ....................

5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Гафу итегез, сездә Татарстан тарихы турында китаплар бармы?

- Булырга тиеш. Хәзер карыйбыз.

- Рәхмәт.

 2.

Китаплар уку турында ничек сөйләшәбез? Как разговариваем о чтении книг?

 How to speak about choosing books? изменить

+6. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, сездә Габдулла Тукай шигырьләре бармы?

- Әйе, бар. Кайсы шигырьләре кирәк?

- Балалар өчен шигырьләре кирәк.

- Рәхим итегез, “Сабыйга” җыентыгын алыгыз. Анда шигырьләр дә, әкиятләр дә бар.

- Извините, у вас есть стихи Габдуллы Тукая? Excuse me, do you have Gabdulla Tukai’s poems?

- Да, есть. Какие стихи нужны? Yes, we do. Which poems do you need?

- Стихи для детей. I need the poems for children.

- Пожалуйста, возьмите сборник “Ребёнку”. Там есть и стихи, и сказки. Here you are, take the collection “To a Child”. There are both poems and tales.


7. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Мин китапханәдә еш булам, чөнки татар, рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен укырга яратам. Миңа детективлар ошый, ә дустым шигърият белән кызыксына. Китапханәдә һәрвакыт кеше күп була. Яхшы уку өчен, безгә күп мәгълүмат белергә кирәк, шуңа күрә мин китапханәгә еш йөрим. Укытучы дәрестә балаларга Габдулла Тукайның шигырьләрен укыды. Ул “Гали белән кәҗә” шигырен яттан сөйләде.  

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


язучы – писатель-writer

шагыйрь –поэт-       poet

шигърият – поэзия-

әсәр –произведение-work (of literature)

җыентык –сборник-collection

хикәя –рассказ- story

әкият –сказка- tale

эчтәлек содержание- content

иҗат-творчество-

әдип-литератор-  


8. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Татар телен яхшы белү өчен, мин ....................... Китапханәгә килү белән, ул .................................. Кирәкле китапны табу өчен, без ......................... Яраткан язучым - ........................... Дәресләрдә укытучы төрле әсәрләр ............................... Кечкенә балалар Габдулла Тукай, Агния Барто шигырьәрен ........................... Әби оныкларына “Кәҗә белән сарык” әкиятен ....................

9. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог.  Fill in the blanks in the dialogue.

- Сиңа кайсы язучының .................. кирәк?

- Муса Җәлилнең ................................

- Гафу ит, хәзер ................. кулда. Берничә көннән кил.

- ....................

10. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кемнәрне? Татар язучылары..... Кайда? Балалар китапханәсе....... Кемнән? Китапханәче......... Кая? Уку залы....... Нәрсәләр? Әкият....... Кемнәр? Әдип...... Кемгә? Шагыйрьләр......

11. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз.Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

....................................? Мин тарихи романнар укырга яратам.

...................................? Дустым күренекле шәхесләр турында китап укый.

....................................? Апам мода турында журналлар карарга ярата.

....................................? Абыем машиналар турында җурналлар ала.

.....................................? Әниемә классик әдәбият әсәрләре ошый.

......................................? Татарча яхшы сөйләшү өчен, китаплар укырга кирәк.

Рис. Дети с книгами

+12. “Китап һәм балалар” шигырен тыңлагыз һәм сәнгатьле итеп укыгыз. Прослушайте стихотворение “Книга и дети” и прочитайте выразительно. Listen to the poem “Book and children” and read it aloud with intonation.

Китап һәм балалар

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,

Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.

Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:

Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,

Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып.

Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,

Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.

М.Гафури

 3.

Киләчәктә буласы билгеле эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о будущем определённом действии?

How to refer to a definite action in the future?

+13. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

Якшәмбе көнне мин китапханәгә барачакмын, чөнки миңа Л.Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” әсәрен алырга кирәк. В воскресенье я пойду в библиотеку, потому что мне надо взять произведение Л.Толстого “Война и мир”. I’m going to the library on Saunday, because I need to take L.Tolstoy’s “War and Peace”

Дусларың Казанга кайчан киләчәкләр? Июнь аенда. Когда твои друзья приедут в Казань? В июне. .When will your friends come? In June.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! MEMORIZE!

-ачак/-әчәк; -ячак/-ячәк – билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары – аффиксы будущего определённого времени - suffixes of Future Definite tense.

Ул нишләячәк? Ул китәчәк, кайтачак, укыячак, сөйләячәк – барлык формасы –положительная форма -positive form.

Ул китмәячәк, кайтмаячак, укымаячак, сөйләмәячәк – юклык формасы – отрицательная форма-negative form.

14. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Ял көнне син кинога ..........................? Иртәгә алар китапханәгә ..............................? Җәен ул чит илдә .......................? Дәресләрдән соң сез ...........................? Ял вакытында син кемнәр белән ..............................?

15. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Fill in the blanks in the dialogue.

- Син кайчан .............. барачаксың?

- ..................

- Кем белән?

- ...................

16. Билгеле киләчәк эш турында дөрес әйтегез. Скажите правильно о будущем определённом действии. Say it correctly using Future Definite.

Иртәгә безгә дустыбыз кунакка (килергә). Шимбә көнне дәресләрдән соң мин китап кибетенә (барырга). Ул бу китапны укытучыдан (сорарга). Алар миңа яңалыклар турында (язарга). Дустым җомга көнне Мәскәүгә (китәргә). Әнием миңа яңа сүзлек (алырга). Дусларым белән Кремль урамында, Милли китапханә янында (очрашырга).

17. Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

......................... китапханәләр турында сөйләшәчәкбез. ............. турында сөйләячәкмен. ...............................ул Интернеттан эзләячәк. ................. дустымнан сораячакмын. .................. унбишенче августта китәчәкләр.

18. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогны укыгыз. Прочитайте диалог, используя слова в рифму. Read the dialogue using rhyming words.

- Гөлшат нәрсә укыячак?

- Журналлар.

- Рашат нәрсә укыячак?

-.......................

- Ә Самат?

- .................

4.

Киләчәктә буласы билгесез эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о будущем неопределённом действии?

How to refer to an indefinite action in the future?

+19. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

Дүшәмбе көнне мин сиңа хат язармын. В понедельник я возможно напишу тебе письмо. Probably I’ll write you a letter on Monday.

Бәлки син бу җырны җырларсың. Может ты споёшь эту песню. Maybe you’ll sing this song.

Ул безгә яңалыклар турында сөйләр. Возможно он расскажет нам про новости. Maybe he’ll tell us the news.

Без бу китапны табарбыз. Возможно мы найдём эту книгу. Maybe we’ll find the book.

Бәлки сез безгә килерсез. Может вы придёте к нам. Maybe you’ll come to us.

Минемчә, бүген алар соң кайтырлар. По-моему, они сегодня придут поздно. .....

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

-р/-ар/-әр; -ыр/-ер – билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары – аффиксы будущего неопределённого времени глагола- suffixes of Future Indefinite tense.

Ул нишләр? Ул укыр, сөйләр, китәр, язар, кайтыр, белр – барлык формасы- положительная форма-positive form.

Мин бармам, син бармассың, ул бармас, без бармабыз, сез бармассыз, алар бармаслар – юклык формасы- отрицательная форма - negative form.

20.  Укыгыз. Прочитайте. Read.

- Гафу итегез, Сез бу атнада Мәскәүгә китәчәксезме?

- Хәзер белмим әле. Бәлки китәрмен, бәлки китмәм. 

                 ****

- Мәдинә сезнең белән театрга барырмы?

- Минемчә, барыр, чөнки ул балет белән кызыксына. 

 21. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

..................................................? Минемчә, алар иртәгә авылдан кайтырлар.

.................................................? Дәрестә без бу шигырьне тыңларбыз.

..............................................? Ул кирәкле китапларны табар.

...............................................? Мин дусларым белән сөйләшермен.

...............................................? Безнеңчә, аңа бу хикәя ошар.

..............................................? Сәгать алтыда китап кибетендә очрашырбыз.

22. Кирәкле репликаларны куегыз һәм диалогларны укыгыз. Вставьте нужные реплики и прочитайте диалоги. Make up necessary dialogue lines and read the dialoges.

- ...................................................................?

- Минемчә, ул сәгать җидедә кайтыр.

                ***

- ... .................................................................?

- Юк, иртәгә алар паркта очрашмаслар.

                 ***

- ..................................................................?

- Ярый, сәгать алтыда килербез. Очрашуга кадәр.

23. Билгесез киләчәк эш турында юклыкта әйтегез. Скажите о будущем неопределённом действии в отрицательной форме. Say using the negative form of Future Indefinit

Алар (килергә). Без (әйтергә). Ул (белергә). Сез (чыгарга). Мин (табарга).

+24. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listen to the proverbs and memorize.

*Батыр ут булыр, куркак юк булыр.

* Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер. 

5.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о Национальной библиотеке РТ?

How to speak about the Republic of Tatarstan National Library?

 

+25. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

- Татарстан Республикасының Милли китапханәсе кайда урнашкан?

- Казанда, Кремль урамында.

- Где расположена Национальная библиотека РТ? Where is the Republic of Tatarstan National Library situated?

- . В Казани, на улице Кремлёвской. In Kazan, in Kremlin Street.

Рис. Национальная библиотека РТ

+26. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. Listen to the text and answer the questions.

Татарстанның Милли китапханәсе Казанда, Кремль урамында бик матур бинада урнашкан. Анда 3 миллионнан артык китап һәм документлар саклана. Китапханәдә төрле бүлекләр эшли: борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге; дөнья әдәбияты бүлеге; сәнгать бүлеге; фәнни әдәбият, техник әдәбият, фәнни-методик әдәбият бүлекләре, матбугат бүлеге; чит ил әдәбияты бүлеге һәм башкалар. Китапханәдә рус, татар һәм дөнья классикасы әсәрләре белән танышырга мөмкин.

Милли китапханәдә фәнни-гамәли конференцияләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар үткәрелә, җырчылар чыгыш ясый. Шулай ук төрле күргәзмәләр эшли.

       ? Татарстанның Милли китапханәсендә нинди бүлекләр эшли? Сез Милли китапханәдә булдыгызмы? Китапханәгә йөрергә яратасызмы?

27. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

....................................? Милли китапханәдә төрле бүлекләр эшли.

.....................................? Мин китапханәгә еш йөрмим, чөнки Интернеттан кирәкле мәгълүматны табам.

......................................? Китапханәдә танылган татар язучысы белән кызыклы очрашу булачак.

....................................? Дустым детективлар укырга яратмый. 

28. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите прдложения. Complete the sentences.

Мин китапханәдән кирәкле китапны .......................... Алар бу хикәянең эчтәлеген .................... Шимбә саен ул китапханәгә ................. Яраткан шагыйрьләрем һәм язучыларым - ................................... Без дәрестә кызыклы хикәя .......................... Бу шигырьне кем ..................... ?

29. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кайдан? Ниндидер дәреслек....... Кайчан? Үткән атна........ Кемдә? Дустым......... Кая? Милли китапханә.......... Ничәнче катта? Тугыз...... катта. Кем белән? Сез......... белән. Кайсы айда? Май ае...... Кемнәргә? Китапханәче........ Кайда? Китап кибете......... Кемнән? Әнием......... Кайчан? Октябрь............ Сәгать ничәгә кадәр? Тугыз........ кадәр.

 

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Әле, бит, инде, икән – кисәкчәләр –частицы- particles.

30. Фигыльләр белән җөмләләр языгыз. Напишите предложения с глаголами. Make up sentences and write down.

Барачакмын: ............................................................

Укыганмын икән: ....................................................

Беләбез бит: ..................................................................

Килегезче: ...........................................................

Языгыз әле: .......................................................

Кайттык инде : ...............................................................

Өйрәнәм:.......................................................................

Сөйләшә: ....................................................................

31. Дөньяның иң зур китапханәләре турында мәгълүмат табыгыз һәм татарча языгыз. Найдите информацию о самых крупных библиотеках мира и напишите по-татарски. Find information about the world’s biggest libraries and write about it in Tatar.

32. Дустың кирәкле китапларны кайдан ала, китапханәгә йөриме? Шуны белү өчен, аңа сораулар бирегез (6-7 сорау). Где твой друг берёт нужные книги, ходит ли он в библиотеку? Чтобы узнать об этом, задайте ему 6-7 вопросов. Find out if your friend goes to a library, where he takes necessary books? To find it out, give him/her questions (6-7 questions).

6.

 Билгесезлекне ничек белдерәбез? Как выражаем неопределённость?

 How to express indefiniteness?

+33. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

Без ниндидер мәгълүматны онытканбыз икән. Мы забыли какую-то информацию. We actually forgot some information.

Дустым кайсыдыр авторның китабын укый. Мой друг читает книгу какого-то автора.  My friend is reading a book by some writer.

Әллә кем миңа Интернеттан хат язган. Кто-то написал мне письмо по Интернету. Someone has sent me an e-mail today.

Кем дә булса бу сорауга җавап бирергә әзерме? Кто-нибудь готов ответить на этот вопрос? Is anyone ready to anser this question?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ MEMORIZE!

1) Кемдер, нәрсәдер, кайдадыр, ниндидер, ничектер ;

2) әллә кем, әллә нәрсә, әллә кайда, әллә нинди, әллә ничек;

3) кем дә булса, нәрсә дә булса, кайчан да булса – билгесезлек алмашлыклары – неопределённые местоимения- indefinite pronouns.

4) -дыр/-дер, -тыр/-тер  кисәкчәләре билгесезлекне белдерәләр- частицы -дыр/-дер, -тыр/-тер выражают неопределённость- the particles -дыр/-дер, -тыр/-тер indicate indefiniteness.

34. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Бүген ул дәрестән соң кая да булса барачакмы? Юктыр.

Шимбә көнне кем дә булса безгә киләме? Киләдер.

Дустым әллә нинди китап сорады, кызганычка каршы, исемен хәтерләмим. Без бу кеше белән кайчандыр очрашканбыз икән. 

Бүген дәрестә әллә нинди кызыклы мәгълүматлар белдек.

Дүшәмбегә кадәр ул ниндидер эш белән авылда булган, ләкин безгә бу турыда әйтмәде.

Бәйрәм көнне алар кайсыдыр кафега барачаклар.

Кемдер китабымны алган.

Китап кибетендә ул нәрсә дә булса алырмы? Сүзлектер.

Бу сүзнең тәрҗемәсе дөресме? Дөрестер. 

35. Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write beginnings of th sentences.

................................., һәм ул татарча нәрсәдер әйтте.

.................................., ләкин мин беркайчан да шәһәремнән китмәм.

.................................., шуңа күрә без дәрестә булмаячакбыз.

.................................., чөнки син бу китапны укымагансың.

.................................., ә сез каядыр киттегез. 

36. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Өегездә нинди дә булса сүзлекләр бармы? Китап кибетендә ул нәрсә дә булса алдымы? Хәзер син нинди дә булса китап укыйсыңмы? Иртәгә сезгә кем дә булса кунакка киләме? Сезнеңчә, һәр кечкенә авылда китапханә булырга тиешме? Татар сүзләрен яхшы белү өчен, сез нәрсә дә булса эшлисезме? Бу атнада сезгә кая да булса барырга кирәкме? 

37. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Ял вакытында сез кая да булса (барырга)? Иртәгә син кем белән (очрашырга)? Дәрестә алар кем турында (сөйләргә)? Син кайсы да булса чит илдә (булырга)? Бүген сезгә кем дә булса (килергә)? Китапханәдән син нинди дә булса китап (алырга)?

38. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Син нәрсә дә булса .....................................? Алар кая да булса ..........................?

Сез кайчан да булса ......................................? Кем дә булса ................................?

Ул ничек тә булса .........................? Дусларыгыз кайда да булса ......................?

39. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Синеңчә, хәзер Камилә кайда?

- Дәрестәдер.

+40. “Кәҗә белән сарык” әкиятен тыңлагыз һәм русча сөйләгез. Прослушайте сказку “Коза и овца” и расскажите по-русски. Listen to the fairytale “Goat and sheep” and retell it in Russian.

СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК. VOCABULARY


әдәбият литература-literature

әдип-литератор

әзерлән-ергә готовиться-to prepare

әкият –сказка-tale

әллә кем кто-то-          someone

әсәр произведение-literature work

вакытлы матбугат периодическая печать- printed media

иҗат-творчество-

кая да булса – куда-нибудь-anywhere

каядыр куда-то- somewhere

кем дә булса кто-нибудь-anyone

кемдер кто-то-   someone

кирәкле –   нужный-necessary

китапханә библиотека- library

китапханәче библиотекарь-librarian

онытырга забыть- to forget

тарихи исторический-historical

фәнни научный-scientific

хәзерге настоящий-contemporary

хикәя рассказ- short story

һичшиксез несомненно-undoubtedly

шигырь стихотворение- poem

шагыйрь поэт-poet

эзлә-ргә искать- to search

эчтәлек    содержание- content

язучы писатель- writer

 


ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ! ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! CHECK YOURSELF!

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions in the recording and answer them in pauses.

Син китап укырга яратасыңмы?

.........................................................

Сиңа кайсы язучыларның әсәрләре ошый?

..................................................................

Яраткан язучың кем?

.......................................

Син китапханәгә йөрисеңме?

................................................

Танылган татар һәм рус шагыйрьләре кемнәр?

............................................

Татар телен яхшы белү өчен, нәрсәләр укырга кирәк?

.......................................................................................

2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Татарча нинди шигырьләр өйрәндең? Татарча нинди җырлар беләсең? Татар теле дәресендә сез нәрсәләр укыйсыз? Дустың нәрсәләр турында укырга ярата? Ял көнне дустың белән кая да булса барырсызмы? Укучылар дәрестә нәрсә сөйләрләр? Син сәгать ничәгә кадәр өйдә булырсың? Әниең кайчан да булса татар телен өйрәнгәнме? Китапханәдә нинди дә булса сүзлекләр бармы? Син кемгә хат язарсың?

3. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

 Кая? Китапханә...... Кайда? Китапханә.......... Кайчан? Декабрь.......... Кемнән? Апам.......... Кайдан? Татарстан Республикасы.......... Кемгә? Россия Президенты......... Кемнең? Абыем......... Сәгать ничәдә? Сәгать ун...... . Сәгать ничәдән соң? Биш..... соң. Кемгә кадәр? Укытучы..... кадәр. Кайсы шәһәргә? Тула......

4.  Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

 ..................... китапханәдән алдым. ................... китап кибетендә бармы? ................... шәһәр китапханәсенә йөри. .................. тарихы турында сөйләшәчәкбез. ................кич белән килерләр. ............................. күп телләр өйрәнгән. ......................., чөнки Парижга китәчәкмен. .................................., шуңа күрә ул күп белә.

5. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Китанханәдән чыгу белән, ул .......................... Дәрескә килү белән, ...................... Дустым әйтү белән, ........................... Алар бу китапны тапмадылар, чөнки .................... Ул безнең белән очрашмады, чөнки ................... Дустым берничә тел белә, шуңа күрә ......................... Шимбә көнне без сәгать алтыда ..................................

6. Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Write the correct answer.

Ул мәктәп китапханәсе...... йөри.

1) –гә          2) – кә           3) – нә

Дустым......... комппьютерлар турында журналлары күп.

1) – нан        2) – ның               3) – га

Мин китап кибете…. бардым.

1) - кә      2) – нә             3) – дә

Алар Габдулла Тукайның шигырьләре........ укыдылар.

1) –не        2) – нә               3) – н

7. Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.


 -дыр яки –дер

сөйләр…....

карыйлар….....

белә…

-тыр яки –тер

дөрес…

юк…

дүрт…


 8. Киләчәк эш турында дөрес әйтегез. Скажите правильно о будущем действии. Say it correctly using Future Tense.

Ял көне җитү белән, без авылга (китәргә). Кич белән ул классик музыка концертына (барырга). Алар дуслары белән һөнәрләр турында (сөйләшергә). Укучыларның каникуллары беренче июньдә (башланырга). “Татарстанның Милли китапханәсе” турында кызыклы тапшыру (булырга). Җәен балалар күңелле (ял итәргә). Дәресләрдән соң мин аның белән (очрашырга).

9. Татарча бер шигырьне искә төшерегез һәм яттан сөйләгез. Вспомните одно стихотворение на татарском языке и расскажите наизусть. Remember one poem

 And tell it by heart.


СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ - СӘЛАМӘТ АКЫЛ.

В ЗДОРОВОМ ТЕЛЕ – ЗДОРОВЫЙ ДУХ.  

SOUND MIND IN A SOUND BODY

Унынчы дәрес. Десятый урок. Tenth Lesson

1. Буш вакытны үткәрү турында ничек әйтәбез? Как говорим о проведении свободного времени? How to speak about making good use of spare time?       изменить

2. Көндәлек режим турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о режиме дня? How to speak about daily schedule?

3. Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены? How to speak about fulfilling hygienic requirements?                    исправить

4. Дөрес туклану турында ничек әйтәбез? Как говорм о правильном питании? How to speak about healthy nutrition?

5. Сәламәтлек турында ничек сөйләшәбез? Как разговариваем о здоровье?How to talk about health?

6. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен ничек белдерәбез? Как выражаем степень протекания действия? How to express the degree of an action’s accomplishment degree?

1.

Буш вакытны үткәрү турында ничек әйтәбез? Как говорим о проведении свободного времени?

How to speak about making good use of spare time?

+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


 


- Буш вакытыңда нишлисең?

- Саф һавада йөрим, газеталар укыйм, телевизор карыйм, музыка тыңлыйм.

 

 

- Что делаешь в свободное время? What do you do in your spare time?

- Гуляю на свежем воздухе, читаю газеты, смотрю ТВ, слушаю музыку. I walk in fresh air, read newspapers, watch TV, listen to the music.


2. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Мин буш вакытымны файдалы үткәрергә тырышам. Кичләрен дусларым белән саф һавада йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Җәен су коенам, футбол һәм волейбол уйныйм. Кышын чаңгыда, тимераякта шуам, хоккей уйныйм. Шулай ук кинотеатрларга, клубларга йөрү дә миңа бик ошый. Аннан мин яхшы кәеф белән кайтам.


3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Буш вакытта нишләргә яратасың? Җәен син ничек ял итәсең? Кышын тимераякта яки чаңгыда шуасыңмы? Синеңчә, саф һавада йөрү файдалымы?

Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк? 

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

уйнарга –играть- to play

саф һавада йөрергә –гулять на свежем воздухе- to walk in fresh air

спорт белән шөгыльлән-ергә –заниматься спортом- to go in for sport

чаңгыда шуарга – кататься на лыжах- to ski

тимераяк –коньки - skates

файдалы –полезный-  healthy, useful


4. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Син кичә кая .....................?

- .......... .

- Кем белән?

 .......................

               ****

- Вакытны файдалы үткәрү өчен, ................................?

 - Минемчә, ...................................................................................

5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу.  Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Хәлләр ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ял көннәрен ничек үткәрдең?

- Бик яхшы. Шимбә көнне ипподромга бардым, ә кичен дусларымны кунакка чакырдым. Якшәмбе көнне без урманга бардык һәм чаңгыда шудык.

 2.

Көндәлек режим турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о режиме дня?

How to speak about daily schedule?

+6. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гадәттә сәгать ничәдә йокыдан торасың?

- Сәгать сигезенче яртыда.

- Обычно, во ссколько встаёшь?What time do you usually get up?

- В половине восьмого. At about half past seven.


Рис. Режим дня

+7. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте текст, прочитайте и ответьте на вопросы. Listen to the text, read and answer the questions.

  Гадәттә, мин сәгать җидедә йокыдан торам. Иртән торгач, юынам, киенәм, иртәнге ашны ашыйм һәм укуга китәм. Дәресләр тугызынчы яртыда башлана. Көн саен без 5-6 сәгать укыйбыз. Дәресләрдән соң мин ашханәдә көндезге ашны ашыйм. Аннары китапханәгә керәм һәм анда газета һәм журналлар укыйм. Өйгә кайткач, юынам, кичке ашны ашыйм һәм ял итәм: музыка тыңлыйм, дусларым белән телефоннан сөйләшәм. Кайвакыт телевизордан кызыклы тапшыруларны карыйм. Ял иткәч, дәресләргә әзерләнәм: дәреслекләрне укыйм, Интернеттан кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм. Кичләрен дусларым белән аралашам, алар белән саф һавада йөрим. Гадәттә, мин 23 сәгатьтә йокларга ятам.

  Ял көннәрендә мин соң торам, көндез өйдә булам. Кичләрен без дусларыбыз белән кафега, клубка барырга, спорт ярышларын карарга яратабыз. Вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышам.

             ?  Син сәгать ничәдә торасың? Укуларың сәгать ничәдә башлана һәм ничәдә бетә? Дәресләрдән соң син нишлисең? Кичләрен нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Ял көннәрендә нишләргә яратасыз?  

 ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

1) Барып, килеп;ашап; 2) баргач, килгәч, кайткач, киткәч; 3) барганчы, килгәнче;кайтканчы, киткәнче;4) бара-бара, сөйли-сөйли хәл фигыльләр - деепричастия -adverbial participles.

Бармыйча, килмичә; бармагач, килмәгәч  – юклык формасы отрицательная форма-negative form.

8. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Китапханәгә кереп, ул яңа китаплар алды. Газета укып, мин яңалыклар турында беләм. Вакытны күңелле үткәргәч, кәефебез яхшы була. Өйгә кайткач, мин башта бераз ял итәм, аннары дустыма хат язам. Эшкә киткәнче, әнием минем белән саубуллаша. Без парктан сөйләшә-сәйләшә кайттык. Ул көлә-көлә җәйге ялы турында сөйләде. Миңа әйтмичә, беркая да китмәгез. Дәрестә булмагач, ул бернәрсә дә аңламаган. Җылы киенеп, балалар урамга чыктылар.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ын/-ен/-н – фигыльнең кайтым юнәлеше кушымчалары -аффиксы возвратного залога глагола- Reflexive Voice suffixes.

юына –умывается- (he) washes himself, киенә – одевается- (he) dresses himself , бизәнә – наряжается- (she) makes up herself .

9. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Кибеткә кереп, мин ......................... Дәрескә килгәнче, ул .............................

Алар, шатлана-шатлана, ......................... Мәскәүгә баргач, син ............................? Җәй җиткәч, сез ...............................?

10.  Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Иртән торгач, башта нишлисең? Көндез кайда ашыйсың? Кичә син кем белән очрашып сөйләштең? Өченчекөн дустың, тырыша-тырыша, нәрсә язган? Берсекөнгә сиңа кая барырга кирәк? Кичләрен син саф һавада йөрисеңме? Дусларың белән очрашкач, нәрсәләр турында сөйләшергә яратасың? Быел әниең кайда ял итәчәк? Былтыр сез ничек ял иттегез? 

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Иртә –иртән –иртәнге; утроутром- утренний; Morning – in the morning – morning (adj.)

Көн –көндез – көндезге; день – днём-дневной;- Day – in the afternoon – afternoon (adj.)

Кич - кичен – кичке; вечер- вечером- вечерний; Evening – in the evening – evening (adj.)

Төн- төнлә –төнге; ночь-ночью- ночной; Night – at night – night (adj.)


11. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Өйдән чыкканчы, мин ....................... шалтыраттым. Бу кызыклы китапны укып, ул ......................... турында күп мәгълүмат алды. Китапханәгә кереп, без .................... таныштык. Кирәкле китапны тапкач, алар ................ рәхмәт әйттеләр. Быел март аенда дустым ....................... катнашты. Мине күргәч, әбием .......................... Сиңа әйтмичә, мин ................. бармаячакмын. Бу хикәяне укымагач, ул укытучының .......................... җавап бирмәде. Бернәрсә дә әйтмичә, алар .................... чыктылар. Телефоннан сөйләшә-сөйләшә, син ............... яздың? 

12. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бу вакытта син нишлисең?


7.00 .......................

10.00 .....................

12.00 .....................

15.00 ....................

17.00 .....................

19.00 ......................

20.00 .....................

22.00 ....................


13. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

....................................? Кичә кичен без саф һавада йөрдек.

...................................? Сәяхәттән кайткач, дустыма кунакка бардым.

...................................? Телезизор карап, яңалыклар турында беләбез.

....................................? Былтыр дустым Италиягә барган.

.....................................? Дустымның буш вакыты бик аз, чөнки ул күп эшли.

......................................? Казанга килгәч, туристлар шәһәрнең тарихи урыннары белән танышалар.

......................................? Иртәгә көндез Тукай урамында очрашырбыз.

......................................? Бишле алгач, ул, шатлана-шатлана, әнисенә шалтыратты.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Иртән –уторм- in the morning, көндез –днём- in the afternoon, кичен –вечером- in the evening, берсекөнгә- послезавтра-   the day after tomorrow, өченчекөн- позавчера- the other day, быел –в этом году- this year, былтыр-в прошлом году- last year – вакыт рәвешләре –наречия времени- adverbs of time.

14. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Былтыр кайда ял иттегез?

- Сочида.

- Ә быел кая барачаксыз?

- Минемчә, Төркиягә барырбыз.

+15. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listen to the proverbs and memorize them.

* Тамчы тамып, таш тишә.

* Тамчы тама-тама, күл була.

*Эш беткәч уйнарга ярый.

*Уйламыйча әйткән сүз – төзәмичә аткан ук.

 3.

Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены?

How to speak about fulfilling hygienic requirements?

+16. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Liste, repeat and read.


- Син иртән физик күнегүләр ясыйсыңмы?

- Көн саен түгел.

- Ты делаешь по утрам физические упражнения? Do you do physical exercises in the morning?

-  Не каждый день. Not every day.


17. Укыгыз. Прочитайте. Read.

   Сәламәт булу өчен, иртән физик күнегүләр ясарга яки йөгерергә, салкын су белән юынырга кирәк. Шулай ук өй җыештыру, бүлмәләрне җилләтү, саф һавада булу турында да онытмаска кирәк. Кышын да, җәен дә һәр кеше чыныгырга тиеш.

     Сәламәт булу өчен, стрессларга бирешмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, тәмәке тартмаска кирәк.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


өй җыештырырга – убираться в доме-to clean the house

тузан сөртергә –вытирать пыль-to dust

идән юарга –мыть пол-to wash the floor

гөлләргә су сибәргә –поливать цветы- to water plants

әти-әнигә ярдәм итәргә (булыш-ырга) – помогать родителям-to help my parents

чиста – чистый- clean

чисталык – чистота- cleannes

теш чистарт-ырга –чистить зубы to brush teeth

чыныгырга –закаляться- to condition oneself to the cold


18. Җәмләләрне дәвам итегез. Продолжите проедложения. Complete the sentences.

Атнага ике тапкыр мин ............................... Шимбә саен ул фитнес-клубта .................................. Якшәмбе саен алар велосипедта ........................ Иртән торгач, син .........................................? Кичләрен син .................................?

19. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Fill in the blanks in the dialogue.

- Син ял көннәрендә ...................... шөгыльләнәсезме?

- Гадәттә, мин ......................................

- Спорт клубына ....................................?

- Әлбәттә, мин ......................................

20. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Иртән торгач, ул (юынырга, ашарга). Иртәнге ашны ашагач, ул укырга (барырга). Дәресләре беткәч, ул китапханәгә (керергә). Китапханәдән чыккач, ул саф һавада (йөрергә). Ял көннәрендә ул дуслары белән спорт залында (очрашырга).

21. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопроы и прочитайте прдложения. Make up questions, read the sentences.

..............................? Атна саен шимбә көнне мин фатирыбызны җыештырам.

...............................? Бүлмәләрне иртән дә, кичен дә җилләтәм.

................................? Ял көннәрендә мин әти-әниемә ярдәм итәм.

..............................? Өй һәрвакыт чиста булырга тиеш. 

...............................? Тешләрне иртән дә, кичен дә чистартырга кирәк.

22. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Кайчан? ..................... Кем белән? ...................... Кайда? ................. Сәгать ничәдә? .................... Кая? ........................ Ничек? .................. Ничәнче? ...................... Нинди? .................. Ничә?............... Кемнең? ...................... Кемгә? ..................... Кайдан? ................ Нәрсә турында? ....................

4.

Дөрес туклану турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильном питании?

How to speak about healthy nutrition?

+23. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сәламәт булу өчен, син нишлисең?

- Мин физкультура белән шөгыльләнәм, саф һавада йөрим, дөрес тукланам.

 

- Что ты делаешь, чтобы быть здоровым? What do you do to stay healthy.

- Я занимаюсь физкультурой, гуляю на свежем воздухе, правильно питаюсь. I do physical activities, walk in fresh air, eat healthy food.


24. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Дөрес туклану өчен, нәрсәләр ашарга кирәк? Беренчедән, яшелчә һәм җиләк-җимеш; икенчедән, ит һәм сөт ризыклары; өченчедән, төрле боткалар һәм ашлар.

Ашамлыклар сатып алу өчен, кая барасыз? Базарга барабыз.

Базарда нәрсәләр аласыз? Кәбестә, кишер, суган, кыяр, помидор һәм җиләк-җимеш сатып алабыз. 

              ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


яшелчә –овощи- vegetable

кишер – морковь- carrot

чөгендер –свекла- beetroot

суган – лук- onion

кәбестә –капуста- cabbage

кыяр – огурец- cucumber

помидор – помидоры- tomato

бәрәңге – картофель- potato

сарымсак- чеснок- garlik

җиләк-җимеш – фрукты- fruit

карлыган – смородина- currant

җиләк – ягоды-berries

кура җиләге – малина -rasberry

җир җиләге – земляника -strawberry

алма – яблоко- apple

чия – вишня- cherry

карбыз – арбуз – watermelon

кавын – дыня - melon

ризык – еда- food

ит –мясо- meat

сөт –молоко- milk

эремчек – творог- cottage cheese

каймак – сметана- sour cream

балык – рыба-fish

ботка – -каша -cereal

аш-суп-soup


Рис. овощи

 25. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

............................................? Мин яшелчә ашарга яратам.

............................................? Бакчабызда кура җиләге, карлыган күп.

............................................? Дустым ит яратмый.

............................................? Базарда без кыяр, помидор һәм бәрәңге алдык.

............................................? Яшелчәләрдә витаминнар бик күп, шуңа күрә алар файдалы.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!  MEMORIZE!

1) сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе – сравнительная степень прилагательного -comparative degree of adjectives: баллырак –слаще - ; тәмлерәк – вкуснее- .

2)сыйфатның артыклык дәрәҗәсе – превосходная степень прилагательного -superlative degree of adjectives: бик баллы, үтә тәмле, иң файдалы;

ап-ак- белый-пребелый- extremely white, кып-кызыл –красный- прекрасный- extremely red,  ямь-яшел –зелёный-презелёный- extremely green, зуп-зур –большой-пребольшой- very big.

26. Үрнәк буенча языгыз. Напишите по образцу. Write according to the model.

Үрнәк: тәмле – тәмлерәк.

Баллы – ....................; яшел – .................., матур – ................., зур – ......................, кечкенә - ....................., кыйбат - ................, арзан - ....................

+27. Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Listen and read.

Яшелчә кибетендә кызыл, сары, яшел алмалар саталар.

Базарда кара, ак, кызыл карлыган сатып алырга мөмкин.

Җәен урманда кызыл, яшел, сары, зәңгәр, шәмәхә чәчәкләр үсә.

Кавын нинди төстә? Ул сары төстә.

Баклажан нинди төстә? Баклажан шәмәхә төстә.

Синеңчә, иң тәмле яшелчә нинди? Минемчә, иң тәмле яшелчә – карбыз.

Иң файдалы яшелчә нинди? Минемчә, кәбестә.

Бу кишер баллымы? Бик баллы.

Кура җиләге карлыганнан баллырак.

 ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


ак –белый-white

кара –чёрный- black

кызыл –красный-red

яшел –зелёный-        green

сары – жёлтый- yellow

соры –серый- grey

зәңгәр – синий- blue

күк –голубой- light blue

коңгырт –коричневый- brown

шәмәхә - фиолетовый- purple

төс –цвет-       colour


Рис. цвета

28. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Яшел алмалар бик ...................... Миңа кызыл ......................... Алар яшелчә ........................ Лимон нинди ...................? Карбыз .....................? Минемчә, кура җиләге ............................. Сезгә нинди ........................................? Сезнеңчә, яшелчә .......................................?

 29. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Гафу итегез, базарда бер кило ................ ничә сум? Миңа бер кило ....................... бирегезче. Дустым ......................ашарга ярата, чөнки ул бик файдалы. Базарда ул ................... сатып алган. Кибеттә ...........................кыйбат, ә ........................ арзанрак. Сезгә ничә кило .................. кирәк? Әйтегезче, сездә яшел ...................... бармы? Яшел алмалар кызыл алмалардан ................................

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

ак –аграк, вак – ваграк, күп - күбрәк; белый – белее, мелкий-мельче, много-больше. White – whiter, small-smaller, much – more.


 5.

Сәламәтлек турында ничек сөйләшәбез? Как разговариваем о здоровье?

How to speak about health?          

+30. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Әниең исән-саумы?

- Ул авырый бит, хастаханәдә ята.

- Твоя мама жива-здорова? How does your mother feel?

- Она болеет ведь, лежит в больнице. She is sick, she is in the hospital.


31. Укыгыз. Прочитайте.  Read.

Кичә мин дәрестә булмадым, чөнки авырдым.

Авыргач, без табиб чакырабыз, дарулар эчәбез.

Һәр кеше сәламәтлеген сакларга тиеш.

Минемчә, сәламәт кешеләр генә бәхетле булалар.

Сәламәт булу өчен, җәен дә, кышын да чыныгырга кирәк.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


баш –голова- head

күз –глаз- eye

бит –лицо- face

колак –ухо- ear

кул – рука-hand, arm

борын –нос- nose

авыз –рот- mouth

бармак –палец- finger, toe

аяк –нога- foot, leg

гәүдә -тело- body

эч –живот- belly

ашказаны-желудок-stomach


 

Рис. Части тела

32. Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прочитайте текст и ответьте на вопросы. Read to the text and answer the questions.

    Һәр кеше сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Моның өчен, беренчедән, яхшы тукланырга кирәк. Шуңа күрә кешеләр ит ризыклары да, сөт ашамлыклары да, яшелчә дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы. Икенчедән, кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмы өчен бик файдалы. Җәен кешеләр су коеналар, елгада яки күлдә йөзәләр, көймәдә йөриләр, урманга баралар, футбол яки бадминтон уйныйлар. Ә кышын алар тимераякта, чаңгыда, чанада шуалар, хоккей уйныйлар. Димәк, сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш.

       ? Сәламәт булу өчен, кешеләр нәрсәләр эшләргә тиеш? Сәламәт булу өчен, син нәрсәләр эшлисең?

33. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

....................................? Кәбестә бик файдалы, чөнки анда витаминнар күп.

.................................. ? Мин саф һавада йөрергә яратам.

.....................................? Җәен дә, кышын да без урманга барабыз.

......................................? Дустым хастаханәдә ята, чөнки аның аягы авырта.

.....................................? Әбиемнең күзләре начар күрә, шуңа күрә ул күзлек кия. 

34. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мин көн саен физик күнегүләр ясыйм, чөнки .......................... Яшелчәләрдә витаминнар күп, шуңа күрә ..................................... Спорт белән шөгыльләнү бик файдалы, ләкин ........................................... Җәен ул велосипедта йөри, ә кышын ................. Минемчә, футбол уйнау .................................. Чыныгу өчен, мин ............................. Даруханәгә кереп, без ......................... Иртән торгач, мин .................................................... 

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Сөйләм гыйбарәләре. Устойчивые выражения. Set expressions


Нәрсә булды? – Что случилось? – What happened?

Аңа ни булган? – Что с ним? – What’s up with him?

Әйтмә дә инде. – И не говори уж. – You don’t say!

Ничек инде? – Как это? How come?

Шул шул. - В том-то и дело. – That’s the thing.

Кит аннан, булмас. – Да брось ты, не может этого быть. – No way, that can’t be true!

Әллә ни түгел. – Ничего особенного. – Not at all.

Бик рәхәтләнеп. – С удовольствием.With pleasure.


+35. Мәкальләрне укыгыз һәм истә калдырыгыз. Read and remember the proverbs.

* Сәламәтлек – зур байлык.

* Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

 36. Сәламәт булу өчен, сез ниләр эшлисез? Шул турыда языгыз һәм сөйләгез. What do you do to stay health? Write and tell about it?

6.

Эшнең үтәлү дәрәҗәсен ничек белдерәбез? Как выражаем степень протекания действия? How to express the degree of an action’s accomplishment degree?

+37. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


1) Мин кызыклы хикәя укый башладым. Я начал читать интересный рассказ. I began reading an interesting short story.

Дустым татар телен өйрәнергә керешкән. Мой друг начал изучать татарский язык.  My friend started learning the Tatar language.

Яңалыкны ишеткәч, алар көлеп җибәрделәр. Услышав новость, они засмеялись. They started laugthing as soon as they heard the news.

2) Без татар телен өйрәнеп йөрибез.Мы продолжаем изучать татарский язык. We have been learning Tatar.

Ул барлык җөмләләрне язып бара. Он записывает все предложения. He keeps writing down all the sentences.

Без Казан Кремленә карап тордык. Мы стояли и смотрели на Казанский Кремль. We have been looking at Kazan Kremlin for a while.

Өч ел инде дустым Америкада яшәп ята. Мой друг три года уже живёт в Америке. My friend has lived in America for three years already.

3) Без яңа сүзләрне язып бетердек. Мы дописали предложения. We have finished writing the sentences.

Без дәрескә вакытында килеп җиттек. Мы вовремя приехали на урок. We came to the lesson in time.

Алар тиз генә ашап алдылар. Они быстро поели. They had a quick snack.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Укый башлый, өйрәнеп йөри, язып бара, әйтеп бетерде,; килеп җитә- – аналитик фигыльләр -аналитические глаголы -analytical verbs.

1) -а/-ә; -ый/-и + башла; -ырга/-ергә/-рга + кереш; -ып/-еп/-п + җибәр фигыльләре эшнең башлануын белдерәләр. Эти глаголы выражают начало действия. These verbs mean the beginning of an action.

2) -п/-ып/-еп + ят (йөр-, тор-, бар-, утыр-) фигыльләре  эшнең дәвам итүен белдерәләр. Эти глаголы выражают продолжение действия. These verbs mean that an action continues.

3) -п/-ып/-еп + бетер (җит-,-чык, - ал-)  фигыльләре эшнең тәмамлануын белдерәләр. Эти глаголы выражают завершение действия. These verbs mean the ending of an action.

38. Укыгыз. Прочитайте.  Read.

Дустым каратэ белән шөгыльләнә башлады.

Быел алар фитнес-клубка йөрергә керешкәннәр.

Әнием белән сеңлем Ялтада ял итеп яталар.

Берничә ел инде апам Кырымда яшәп ята.

Дүшәмбе көнне ул барлык эшләрен эшләп бетергән.

Мин физкультура дәресенә вакытында килеп җиттем.

Әтием “Ак барс” командасы турындагы мәкаләне укып чыккан.

39. Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

Ял вакытында ул нәрсә укып яткан? Кичә сәгать ничәдә өеңә кайтып җиттең? Алар дуслары белән нәрсә турында сөйләшеп утырганнар? Дустың ниләр эшләп йөри? Бүген физкультура дәресенә кемнәр вакытында килеп җитмәде? Алар Мәскәүгә ничә сәгатьтә барып җиткәннәр? Син “Спорт” журналын укып бетердеңме?

40. Сорауларның башын языгыз.Допишите начало вопросов. Make up the beginning of the questions.

....................................... кайчан шөгыльләнә башлаган? 

..................................... Туризм академиясендә укып йөриме?

...................................... нәрсә турында сөйләшеп тордыгыз?

...................................... яза башлыйсың?

........................................ өйрәнергә керешкән?

....................................... кычкырып җибәрде?  

41. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Алар кайда ..........................? Сәламәт булу өчен, ул ......................................? Дусларың белән нәрсәләр турында ................................? Иртәгә нинди дә булса .........................? Сез кайсы .........................................? Алар кая.....................? Син ничәнче...........................................?

42. Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

Кая? Ял йорты......, Боз сарае......., спорт клубы........, Байкал күле.......

Кайда? Урал таулары.........., Ямайка утравы..........., Ялта шәһәре..........., Енисей елгасы......., Америка Кушма Штатлары.........

Кайдан? Екатеринбург шәһәре......., Тукай районы........., Самара өлкәсе.........

Рис. Дети катаются с горки

+43. “Шуабыз” шигырен тыңлагыз һәм яттан сөйләгез. Прослушайте стихотворение “Катаемся” и  расскажите наизусть. Listen to the poem “We skate and ski” and tell it by heart.

Шуабыз


Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

 

Тауларга да барабыз,

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тормыйбыз.

Шуабыз да шуабыз.

Нәҗип Мадьяров


СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК. VOCABULARY


авыз – рот- mouth

авыртырга –болеть- to hurt

авыру – 1)болезнь-sick; 2) больной-patient

авырырга – болеть-to be sick

акбелый-white

 

алма – яблоко-apple

аш – 1)суп – 2) еда- soup

аяк – нога foot, leg

ашамлык – 1) еда- ; 2) продукт - grocery

ашказаны – желудок- tomach

балык – рыба- fish

бармак – палец- finger

баш – голова- head

бәрәңге – картофель -     potato

бергә – вместе-together

боз – лёд- ice

ботка – каша -cereal

булышырга – помощь, помогать -to help


буш вакыт – свободное время-free time

ит – мясо - eat

йөзәргә– плавать-to swim

гәүдә – тело- body

җиләк –ягода-berry

җыештырырга – убираться- to clean up

зәңгәрсиний-   blue

иртәнге аш – завтрак-breakfast

каймак –сметана-sour cream

карачёрный-      black

карлыган –смородина-current

кәбестә –капуста -cabbage

кәеф – настроение- mood

кичке аш – ужин- supper, dinner

колак – ухо- ear

коңгырткоричневый- brown

көндезге аш – обед -lunch

кул – рука- hand, arm

кура җиләге – малина –rasberry

 

күз – глаз - eye

кыяр – огурец-cucumber

ошарга – кушать -    

ризык – пища -food

сары жёлтый-    yellow

сорысерый-       grey

суган – лук- onion

тырышырга – стараться- to make efforts

тукланырга –питаться- to eat

 

күкголубой-      light blue

кызылкрасный-red

төс цвет- colour

файдалы –1) полезный- useful; 2) полезно- healthy

хастаханә – больница-hospital

чия – вишня-      cherry

чөгендер – свекла- beetroot

чыныгырга –закаляться- to harden

шәмәхә - фиолетовый-    purple

шома – гладкий-

эч – живот- belly

яңалык– новость- news

ярдәм итәргә – помощь-to help

ятарга– лежать-    to lie

 

яшелзелёный- green


ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ! ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! .CHECK YOURSELF!

 

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

.........................................................

Җәен нишләргә яратасың?

..................................................................

Сәламәт булу өчен, кышын нишләргә кирәк?

.......................................

Син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

................................................

Син нәрсәләр ашарга яратасың?

............................................

Синеңчә, иң тәмле яшелчә нинди?

.......................................................................................

2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Буш вакытта нишләргә яратасың? Җәен син ничек ял итәсең? Кышын тимераякта яки чаңгыда шуасыңмы? Синеңчә, саф һавада йөрү файдалымы? Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк? Син сәгатьничәдә торасың һәм йокларга ятасың? Синеңчә, нәрсә тәмлерәк: балык ризыкларымы, ит ризыкларымы? Синеңчә, нәрсә баллырак: кура җиләгеме, карлыганмы? Синеңчә, иң баллы ризык нинди?

3. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

 Кая? Спорт залы ...... Кайда? Фитнес-клуб.......... Кайчан? Август ае.......... Кайдан? Яшелчә кибете.......... Кемгә? Әбием......... Кемнең? Дустым......... Сәгать ничәдә? Сәгать җиде...... Сәгать ничәгә кадәр? Кичке ун..... кадәр. Кайсы шәһәрдә? Сочи шәһәре......

4.  Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

 ..................... бәрәңге һәм алма алдык. ................... яшелчә базарында бар. ................... шәһәр китапханәсенә йөри. ..................туклану турында сөйләшәчәк. ................ кунакка килерләр. ............................. чиста булырга тиеш. ......................., урман һавасы бик файдалы. .................................., шуңа күрә ул салкын су белән юына.

5. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Чыныгу өчен, ул .......................... Иртән тору белән, ...................... Дустым –сәламәт кеше , чөнки ........................... Алар спорт белән шөгыльләнмиләр, шуңа күрә .................... Ул спорт мәктәбенә йөри һәм анда ................... Дустымның абыйсы – танылган спортчы, ул - ......................... Казан шәһәрендә спорт сарайлары күп, чөнки ..................................

6.  Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Write the correct answer.

Ул тимераяк...... шуа.

1) –ка          2) – та           3) – тә

Дустым баскетбол белән шөгыльлән.........

1) – а        2) – ә               3) – и

Җәен без елга…...... су коенабыз.

1) - га      2) – та             3) – да

Минемчә, кавын карбыз.......... тәмлерәк.

1) –тан        2) – дан               3) – дән

7. Дөрес языгыз. Напишите правильно. Write it correctly.


 -рак яки –рәк

тәмле…

баллы…

кечкенә…

-да яки –дә

алты…

сигез…

тугыз…


8. Төрле заманнарда дөрес әйтегез. Скажите правильно в различных временах. Say it correctly using different tenses.

Ял көне җитү белән, ул стадионга (китәргә). Кичләрен без саф һавада (йөрергә). Мин дусларым белән футбол турында сөйләшергә (яратырга). Укучылар физкультура дәресендә төрле күнегүләр (ясарга). Кичә мин танылган спортчылар турында кызыклы тапшыру (карарга). Өченчекөн балалар чаңгы шуарга (барырга). Дәресләрдән соң мин спорт мәктәбендә (шөгыльләнергә).

9. Татарча мәкальләр әйтегез. Скажите татарские пословицы. Say some Tatar proverbs.


СПОРТ ҺӘМ ЯЛ. СПОРТ И ОТДЫХ. SPORTS AND LEISURE

Унберенче дәрес. Одиннадцатый урок. Elleventh Lesson

1. Ял көнен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня? How to tell about a weekend?

2. Спорт белән шөгыльләнү турында ничек әйтәбез? Как говорим о занятиях спортом? How to speak about going in for sports?

3. Җәйге спорт төрләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о летних видах спорта? How to speak about summer sports?

4. Кышкы спорт төрләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о зимних видах спорта? How to talk about winter sports?

5. Эшнең урыны һәм вакыты турында ничек әйтәбез? How to refer to the time and place of an action?

6. Саннарны ничек кулланабыз? Как употребляем числительные? How to use numbers?

1.                                                                                                                

Ял көннәрен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня?  How do we speak about holidays?

+1. Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Listen and read.

Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. Без атнага ике көн ял итәбез. Ял көннәрендә мин музыка тыңлыйм, телевизор карыйм, компьютерда уйныйм, телефоннан сөйләшәм. Ял вакытында мин саф һавада йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Җәен мин су коенам, урманга барам, велосипедта йөрим, сәяхәт итәм. Кышын мин чаңгыда, тимераякта шуам. Ял көннәремне күңелле һәм файдалы үткәрәм.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


ял –отдых- rest, holiday

ял итәргә –отдыхать-to have rest, relax

сәяхәт – путешествие-traveling

сәяхәт итәргә –путешествовать- to travel

уен – игра- game

үткәрергә -проводить- to hold

аралашырга–общаться-to communicate

очрашырга –встречаться- to meet

ярыш – соревнование- competition

чана –сани- sleigh

чаңгы – лыжи-skiis

тимераяк –коньки- skates

шугалак – каток-skate rink


2. Сорауларны дәвам итегез һәм җавап бирегез. Продолжите вопросы и ответьте. Complete the questions.

Син атнага ничә көн ......................................?

Җәен син кайда ..............................................?

Ял көннәрендә дустың ................................................?

Шимбә көнне кемнәр белән шугалакка ............................?

Ял вакытында ....................................................?

Ял көннәрен ничек ...............................................? 

3. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Әйт әле, ял көннәрендә син .................................. ?

- Ял көннәрендә мин ................., ..................., ....................

- Син спорт белән ......................... ?

- Әйе, мин ............................

4.   Җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

                                       кая барырга

                                       нәрсә тыңларга

Ял вакытында син      нәрсә карарга          яратасың?

                                       кайда йөрергә

                                       кем белән аралашырга

                                       нәрсә укырга

                                  ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! MEMORIZE!

Мин барыйм әле , килим әле; без барыйк әле, килик әле – теләк фигыльләр – глаголы желательного наклонения- optative verbs.

 Бармыйм (әле), килмим (әле), без  бармыйк (әле ), килмик (әле) – юклык формасы – отрицательная форма -negative form.

Теләк фигыльләр I затта гына кулланыла һәм әле, инде кисәкчәләре белән килә. Глаголы желательного наклонения употребляются только в 1 лице ед. и мн. числа и сопровождаются частицами әле, инде.

Optative verbs are used only in the first person, singular with the particles әле, инде.

5. Укыгыз. Прочитайте.  Read.

Кызлар, әйдәгез, дүшәмбе көнне концертка барыйк әле.

Бу атнада авылда ял итим әле.

Ял көнне волейбол уйнарга барыйк инде.

Якшәмбе көнне чаңгы ярышында катнашыйк әле.

Бүген дусларым белән очрашыйм әле.

Бу кызыклы яңалыкны дусларыма әйтмим әле.

Бу тапшыруны карамыйм әле.

6. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Интернеттан татар спортчылары .......................... Шимбә көнне волейбол буенча дөнья чемпионатын ...................... Татарстанның спорт командалары ........................... Әйдәгез, бу очрашуга .................... Августта Санкт-Петербургка ................. Әйдә, шимбә көнне урманга ..................

7. Татарча әйтегез. Скажите по-татарски. Say it in Tatar.

Давайте, поиграем в бадминтон. Давай, посмотрим передачу про известных спортсменов. Давайте, поговорим про летние виды спорта. Пойду-ка я завтра на спортивный праздник. Не куплю-ка я эти коньки. Поедем-ка летом отдыхать в Ялту.  

8. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

 Кая? Ял йорты...... Кайда? Спорт сарае.......... Кайчан? Якшәмбе көн.......... Кемгә? Спорт мәктәбе директоры........... Кемнән? Дусларым............. Сәгать ничәдә? Сәгать тугыз......... 

+9. “Иртән иртүк” шигырен тыңлагыз һәм яттан сөйләгез. Прослушайте стихотворение “Рано утром” и  расскажите наизусть. Listen to the poem “Early in the morning” and tell it by heart.

Иртән иртүк

Уятыйм әле кояшны –

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле бакчаны –

Көннәрем татлы булсын!

Уятыйм әле әнине –

Көннәрем җылы булсын!

Уятыйм әле кошларны –

Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны –

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле Җир шарын –

Көннәрем гөрләп торсын!

Р.Миңнуллин

2.

Спорт белән шөгыльләнү турында ничек әйтәбез? Как говорим о занятиях спортом?

How to speak about going in for sports?

+10. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Әйтегез әле, Сезгә кайсы спорт төре ошый?

- Миңа йөзү бик ошый.

- Скажите, Вам какой вид спорта нравится? Tell me please, what sport do you like?

- Мне нравится плавание. I like swimming.


*******


- Сез спорт белән кызыксынасызмы?

- Әйе, мин һәрвакыт спорт яңалыкларын тыңларга тырышам.

- Вы интересуйтесь спортивными новостями?Are you interested in sports?

- Да, я всегда стараюсь слушать спортвные новости. Yes, I am. I always try to listen to sport news.


Рис. Занятия спортом

+11. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. ........Read to the text and answer the questions.

Спорт – сәламәтлекнең нигезе. Бу, чыннан да, шулай. Россиядә соңгы елларда спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны тагын да артты. Татарстанда да бик күп спорт корылмалары төзелде, спорт мәйданчыклары барлыкка килде.

Казан - 2013 нче елдагы студентларның Бөтендөнья Универсиадасы башкаласы. Бу уңайдан шәһәрдә бик күп заманча спорт биналары төзелә: Теннис сарае, Көрәш сарае, Су спорты төрләре сарае һәм башкалар.

Спорт белән шөгыльләнү өчен, хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Спорт сарайларында төрле секцияләр эшли. Хәзерге заманда көнчыгыштан килгән спорт төрләре дә бик популяр. Димәк, җаның ни тели, шуның белән шөгыльләнергә мөмкин.

  ? Син кайсы спорт төре белән кызыксынасың? Спорт сараена еш барасыңмы? Спорт яңалыкларын тыңларга яратасыңмы? “Евроспорт” каналы тапшыруларын карыйсыңмы? 

12. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

.............................................? Спорт сәламәтлек өчен бик файдалы.

..............................................? Волейбол белән шөгыльләнү өчен, мин атнага ике тапкыр Спорт сараена барам.

................................................? Ул көн саен бассейнда бер сәгать йөзә.

.................................................? Кышын без урманда чаңгыда шуабыз.

..................................................? Татар кызлары Алинә Кабаева белән Ләйсән Үтәмешева - нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионнары, атаклы спортчылар.

...................................................? Быел фигуралы шуу буенча Европа беренчелеге Россиядә үтәчәк.

..................................................? Бездә гольф уены популяр түгел, чөнки моның өчен махсус мәйданчыклар кирәк.

..................................................? Ул “Евроспорт” каналын карарга ярата.

....................................................? Күптән түгел шәһәребездә Россия спорт йолдызлары белән очрашу булды.

13. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Син беләсеңме, бүген ярышта кайсы командалар очраша?

- Казанның “Рубин” командасы һәм Төркиянең “Галатасарай” командасы.

- Син кайсы команданың җанатары?

- Уенга карап. Кайсы команда яхшы уйный, шуның яклы булам. Ә син?

- Ә мин һәрвакыт “Рубин” өчен генә җан атам.

 14. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

   Сәламәт булу өчен, кешеләргә ............... кирәк. Кышкы Олимпия уеннарында ............................ буенча ярышлар үткәрелә. Мин үзем .................... бик яратам. Спортның иң матур төрләреннән берсе - ............... Спорт белән шөгыльләнү өчен, .................. кирәк. Мин ............... ярышларында катнаштым һәм .................. урын алдым.

15. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Син спорт белән шөгыльләнәсеңме? Сиңа кайсы спорт төре ошый? Син спорт ярышларында катнашасыңмы? Яраткан спорт командаларың бармы? Син кайсы команданың җанатары?

16. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Син бүген ............. барасыңмы?

- Әйе, ........................

- Сәгать ...........?

- ...............................

                       ****

- Иртәгә ............ ярышлары буламы?

- Әлбәттә, ..........................

- Кемнәр уйный?

- ............................ командалары.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

барырга җыена – собирается идти- (he) is going (to go)

китәргә туры килә –приходится уезжать-  (he) has to leave

җиңәргә хыяллана – мечтает победить- (he) dreams of winning

17. Үрнәк буенча диалог төзегез. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Марат, кич белән син кая барырга җыенасың?

- Спорт сараена.

- Анда нәрсә була?

- Хоккей матчы. “Ак барс”командасы уйный.

18. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Без стадионга барырга җыенабыз, чөнки ........................................... Һәр спортчы Олимпия уеннарында ......................................... Дустыма ярыштан иртәрәк китәргә туры килде, чөнки ........................................ Татарстан спортчылары ................................... Йөзүдә буенча ярышлар............................................

 3.

Җәйге спорт төрләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о летних видах спорта?

How to talk about summer sports?

+19. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сез нинди җәйге спорт төрләрен беләсез?

- Йөгерү, сикерү, ишкәкле көймәдә йөзү һ.б.

- Какие летние виды спорта знаете? What summer sports do you know?

- Бег, прыжки, гребля и т.д. Running, jumping, boat racing, etc.


Рис. Летние виды спорта

+20. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. Read to the text and answer the questions.

Безнең өйдән ерак түгел футбол кыры бар. Анда һәр көнне футбол командалары ярышларга әзерләнәләр. Алар көнгә берничә сәгать буе футбол уйныйлар, физик күнегүләр ясыйлар. Без дә бу кырга еш барабыз һәм командаларның уеннарын карыйбыз. Яраткан командаларыбыз өчен җан атабыз.

Уеннар төрлечә тәмамлана. Кайбер көннәрдә командалар арасында исәп тигез була, ә кайбер көннәрдә бер команда икенчесен җиңә. Җиңгән команда спортчылары бик шатланалар. Тренерлары да шатлана. Ә җиңелгән команда уенчылары моңсу булалар, ләкин алар да көндәшләрен җиңү белән котлыйлар, аларның шатлыкларын уртаклашалар.

? Сезнең өй янында спорт мәйданчыклары бармы? Сез анда буласызмы? Бу мәйданчыкларда нәрсәләр белән шөгыльләнергә мөмкин? Сезнеңчә, Россиядә иң танылган футбол командалары ниндиләр?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


физик күнегү –физические упражнение

-  physical exercise                     

тигез исәп – ровный счёт-equal score                       

сикерергә –прыгать- to jump                           

җан атарга – зд.болеть-to support                    

котларга-поздравлять-congratulate

җанатар – фанат-fan, spporter                       

җиңәргә –побеждать- to win                                  

җиңелергә –проигрывать- to lose                            

хөкемдар-судья-referee

беренчелек – первенство- championship


моңсу-грустный-sad

21. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Ярышларда ике команда (очрашырга). Абыем авыр атлетика белән (шөгыльләнергә). Дустым йөгерү буенча шәһәр беренчелегендә беренче урынны (алырга). Үткән атнада абыем суга сикерү буенча ярышларда (катнашырга). Якшәмбе көнне без стадионга (барырга). Әнием Җәйге  Олимпия уеннарын карарга (яратырга).

22. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Иң яраткан спорт командаң бармы?

- Әлбәттә, бар. “Ак барс” хоккей командасы.

- Ә син үзең хоккей белән шөгыльләнәсеңме?

- Юк. Мин җиңел атлетика белән шөгыльләнәм.

23. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Кайсы көнне? ................ Нинди ярышта? ............... Ничәнче урында? ........................ Кемнәр белән? .................... Нинди исәп белән? .............. Кайсы илдә? ................. Ничә кеше? ............

4.

Кышкы спорт төрләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о зимних видах спорта?

How to speak about winter sports?

+24. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


 


- Сезнең илдә кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәләрме?

- Әйе. Бездә кышлар салкын һәм карлы була, шуңа күрә кышкы спорт төрләре бик популяр.

 

 

- В вашей стране занимаются зимними видами спорта? Do people in your country do winter sports?

- Да. У нас зимы бывают холодные и снежные, поэтому зимние виды спорта очень популярны.Yes. Winters here are cold and snowy, that’s why winter sports are very popular.



Рис. зимние виды спорта

25. Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прочитайте текст и ответьте на вопросы.  Read to the text and answer the questions.

Кышкы спорт төрләренә хоккей, чанада, чаңгыда һәм тимераякта шуу, фигуралы шуу керә. Әлбәттә, хәзер кышкы спорт төрләре белән җәй көннәрендә дә шөгыльләнергә мөмкин, чөнки спорт сарайларында ясалма бозлар бар.

Кышын чаңгыда йөрү бик файдалы. Урманнарда, кырларда кешеләр ял көннәрендә рәхәтләнеп чаңгы шуалар, ял итәләр.

Мин үзем чана шуарга яратам. Без дусларыбыз белән тауга барабыз һәм анда чана шуабыз. Бу тауда балалар һәрвакыт күп була.

? Син кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәсеңме? Сиңа кайсы төр аеруча ошый? Син кайда тимераякта шуасың? Сиңа тау чаңгысында шуу оәыймы?

26. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Гафу итегез, сездә тимераяк ........................? Иртәгә син безнең белән ................................? Кичә теливизордан хоккей ................................? Сезнең яраткан спорт төрегез ....................? Фигуралы шуу буенча .........................? Син тау чаңгысында .......................? Гаиләгездә кем .......................?

27. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Әйтегез әле, “Ак барс” уенына билетлар бармы?

- Юк, билетлар күптән бетте инде.

- Кызганыч, ә икенче уен кайчан була?

- Берсекөнгә. “Ак барс” белән “Салават” очраша.

28. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кичә безнең мәктәпкә танылган спортчылар (килергә). “Рубин” футбол командасын дөньяда яхшы (белергә). Алинә Кабаева нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы (булырга). Интернетта спорт йолдызлары турында кызыклы мәкалә (укырга). Казанда төрле халыкара ярышлар (үткәрергә). Дустым Президент кубогына чаңгы ярышында (җиңәргә).

29. Сораулар куегыз һәм укыгыз. Поставьте вопросы ипрочитайте. Make up questions and read.

..............................................? Без кичә тауга чаңгы шуарга бардык.

..............................................? Татарча көрәш – милли спорт төре.

...............................................? Әнием тимераякта шуарга ярата.

..............................................? Республикабызның Президенты танылган спортчылар белән очрашкан.

...............................................? Кышкы Олимпия уеннары программасында миңа фристайл аеруча ошый.

.................................................? Хоккейчыларыбызкичәге уенда җиңгәннәр.

+30. “Туп-туп тубыбыз” шигырен тыңлагыз һәм яттан сөйләгез. Прослушайте стихотворение “Топ-топ мячик” и  расскажите наизусть. Listen to the poem “Step-step ball” and tell it by heart.

Диск6 №7

5.

Эшнең урыны һәм вакыты турында ничек әйтәбез? 

How to refer to time and place of an action?

+31. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- С ез Казанга кайчан килдегез?

- Кичә килдем.

- Монда озак торачаксызмы?

- Тиздән китәчәкмен.

- Когда Вы приехали в Казань? When did you come to Kazan?

- Вчера приехал.I came yesterday.

- Здесь долго пробудете? Are you going to stay here for a long time?

- Скоро уеду. I will leave soon.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Кайда? Где? Where?  Еракта –далеко- far, якында-вблизи-  near, югарыда –наверху- above, түбәндә -внизу- bellow, анда-там-  there, монда –здесь- here.

Кайчан?Когда? When? Элек –раньше- earlier, before, тиздән –скоро- soon, күптән – давно-long ago, иртә -рано- early, соң –поздно- late, соңыннан –потом- then, later.

+32. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ........Read and answer the questions.

Быел безнең тормышыбызда күңелле вакыйга булды. Без көзен Төркиягә бардык. Башта Истамбул шәһәрен карадык, аннары Измиргә киттек. Анда кунакханәгә урнаштык, соңыннан шәһәр белән таныштык.

Измир шәһәре бик матур. Ул Эгей диңгезе буенда урнашкан. Элек бу урында Смирна дигән грек шәһәре булган. Аннары ул Измиргә әйләнгән.

Измирдә иске лифт бар. Без, аңа утырып, югарыга мендек. Аннан Измир бик матур күренә. Без, түбән карап, төрле биналарны табарга тырыштык.

Измирдән ерак түгел генә Эфест шәһәре бар, ләкин анда барырга вакытыбыз җитмәде.

Күңелле сәяхәтебез тәмамлангач, без туган шәһәребезгә кайттык.

? Син кайларда сәяхәт итәргә яратасыз? Син кайсы илләрдә булдың? Төркиядә булдыңмы? Сиңа кайсы ил күбрәк ошый һәм ни өчен? Синеңчә, яхшы ял итү өчен, кайсы илгә барырга кирәк?  

33. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предлоңения. Make up questions, read the sentences.

...........................................................? Үткән атнада “УНИКС” спорт комплексында волейбол буенча ярышлар булды.

...................................................? Кичә хоккей уены соң бетте, шуңа күрә мин сиңа шалтыратиадым.

....................................................? Тиздән Казанда бокс буенча дөнья чемпионаты булачак.

...................................................? Элек хоккей ярышлары Спорт сараенда үткәрелде, ә хәзер “Татнефтьарена” сараенда үткәрелә.

...................................................? Югарыдан футбол стадионы бик яхшы күренә.

....................................................? Күптән түгел без Төркиядән кайттык.

34.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Элек син кайда яшәдең?

- Мәскәүдә.

- Ә хәзер кайда яшисең?

- Казанда.

 35. Үрнәк буенча җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения по образцу. Complete the sentences according to the model.

  Үрнәк: Мәскәү Казаннан ерак, ә Лондон ераграк.    

Көзен көннәр кыска, ә................................................

Чаңгы шуу күңелле, ә .......................................

Синхрон йөзү бик матур, ә.............................

Телевизордан спорт тапшыруларын карау кызык, ә..................

Өебез “Ак бүре” спорт комплексына якын, ә .......................................

36. Сүзләрнең антонимнарын әйтегез. Скажите антонимы слов. Say antonyms of the words.

Элек - .............., башта - ............., соң - ............., ерак - ..............., югарыда - ................., монда - ..........................., быел - ......................., әнә - ...................

6

Саннарны ничек кулланабыз?

How to use numbers?

+37. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сез Германиягә ничә кеше бардыгыз?

- Без икәү бардык: дустым һәм мин.

 

- Сколько человек вы ездили в Германию?How many people went to Germany with you?

- Мы вдвоём ездили: мой друг и я. There were two of us: my friend and I.


***************


- Сезгә имтиханда ничәшәр сорау бирделәр?

- Өчәр сорау.

 

- По сколько вопросов задавали вам на экзамене?How many questions were you given at the exam

- По три вопроса. Three questions to each person.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

1) Ничәү? Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигезәү, тугызау, унау – җыю саннары – собирательные числительные- collective numbers.

2) Ничәшәр? Берәр, икешәр, өчәр, дүртәр, бишәр, алтышар, җидешәр, сигезәр, тугызар, унар – бүлем саннары – разделительные числительные- divisive numbers.

3) Ничәләп? Егермеләп, кырыклап, йөзләп, меңләп, меңләгән – чама саннары- приблизительные числительные – approximate numbers

Рис. Спортивные сооружения

+38. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы.  Read and answer the questions.

Шәһәребездә бик күп яңа спорт корылмалары төзелде: Боз сарае, Баскетхолл, чирәм хоккее стадионы, ат спорты комплексы һәм башкалар. Һәр спорт комплексында өчәр-дүртәр зал, икешәр бассейн, унбишәр йөгерү юлы, унар тренажер, икешәр сауна бар.

       Без дусларыбыз белән “Планета фитнес” комплексына йөрибез. Һәрвакыт диярлек без дүртәү барабыз, ә кайбер көннәрне Алсу булмый, чөнки ул командировкага еш йөри. Без Әнисә белән икәү бассейнда йөзәргә яратабыз, ә Иркә белән Мәликә, гадәттә, тренажерларда шөгыльләнәләр. Һәр көнне без ике-өч сәгать шөгыльләнәбез, аннары берәр сәгать саунада утырабыз һәм салкын душ астында юынабыз. Соңыннан, фитобарга кереп, рәхәтләнеп, икешәр-өчәр чынаяк үлән чәе эчәбез. Спорт безгә көч бирә, кәефебезне яхшырта.

      ? Синеңчә, спорт комплексларына йөрү файдалымы, юкмы? Ханымнар һәм әфәнделәр ни өчен фитнес клубларына йөриләр? Сәламәт булу өчен, син нәрсәләр эшлисең?     

 39. Сорауларны дәвам итегез һәм җавап бирегез. Продолжите вопросы и ответьте на них. Complete the questions and give answers.

Сезгә укытучы ничәшәр туп ...................? Дустың атнага ничәшәр сәгать спорт залында ........................? Сез ярышларга ничәү ............................? Алар ничә тапкыр футбол ярышында ..........................? Спортчылар ничәшәр сәгать ............................?

40. Җөмләләрнең башын уйлап языгыз. Допишите начало предложений. Make up the beginning of the sentences.

............................... икешәр кеше катнашты. ...................................., ә без дустым белән икәү бадминтон уйнадык. .................................. һәр командада алтышар уенчы былырга тиеш.

......................................................, без чаңгы ярышына өчәү барабыз.     

41. Дөрес әйтегез. Скажите прравильно. Say it correctly.

Ничә укучы? ...... студент. Ничәү баралар? ............. баралар. Ничәшәр дәрес? .................... дәрес. Ничә кешегә? ............... кешегә. Ничәнче мартта? .............. мартта.

42. Укыгыз һәм билгеләнгән сүзләргә сораулар куегыз.Прочитайте и поставьте вопросы к выделенным словам. Read and make up questions to the words in bold type.

Спортчы һәрвакыт көчле булырга тиеш. Гадәттә, мин стадионга җәяү йөрим. Кичә телевизордан күренекле спортчылар турында кызыклы тапшыру булды. Сәламәт булу өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чаңгы ярышында кырыклап спортчы катнашкан. Тимераякта шуу өчен, без шугалакка йөрибез.

43. Синонимнарны языгыз. Напишите синонимы. Write synonyms.

Аеруча - ......................., тату - ...................., булышырга - ........................., соңыннан - ........................, белем алырга- ............................., барлык - ..................., яхшы - ............................, монда - ..........................

44. Үзегезгә ошый торган спорт төре турында сөйләгез. Write and tell about your favourite or popular sport.    изменить

СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК. VOCABULARY


авыр – 1)трудно- heavy; 2)тяжелый, тяжело- hard, difficult

барлыкка килергә – появиться- appear     

беренчелек – первенсво-championship

бу уңайдан – по этому поводу-by the way

вакыйга –событие- event

горурланырга – гордиться- to be proud

дәрәҗә – честь-    degree

диңгез – море-     sea

диярлек –почти-  almost, nearly

дөнья –мир-world

еракта –в долеке- far away

җан –         душа- soul

җан атарга – болеть -to support, be a fan

җанатар –болельщик-     supporter, fan

җиңәргә – победить-       to win

җиңел –     1)легкий- light; 2) легко-easely

җиңелергә – терпеть поражение- to lose

 

ирешергә – достигать-    to achieve

иртә –        1)утро- morning; 2) рано-early

исәп – 1) счет-calculation; 2) число- score

йолдыз – звезда-  star

кайбер –некоторые- some

кайвакыт –иногда- sometimes

кочакларга – обнять-to hug


көнбатыш – запад- west

көндәш –   соперник- rival

көнчыгыш – восток-      east

көчле –сильный- strong, powerful

кычкырырга – кричатьto shout

менәргә – подняться- to raise

моңсу – грустно- sad

мөһим – важный       important

ничәү – сколько   how many

ничәшәр – по-сколько- how many each

сикерергә – прыгать- to jump

соң – 1) поздно  late ; 2) после -after

соңгы – последний- last

сөйләшү – разговор- talk

танылган –известный-   famous

тигез –       1)ровный- smooth; 2) одинаковый -equal

төркем –группа-  team, group

уен – игра- game

уенчы –игрок- player

хөкемдар –судья- referee

һәвәскәр –любитель- amateur

һәрвакыт – всегда- always

һөнәри – профессиональный-professional

чыннан да –действительно- really, indeed

шугалак –каток- skate rink

шуу –кататься- skating

ярыш – соревнование- competition


ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ! ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! CHECK YOURSELF!

 

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

.........................................................

Сиңа кайсы спорт төре ошый?

..................................................................

Сәламәт булу өчен, кышын нишләргә кирәк?

.......................................

Җәйге спорт төрләре ниндиләр?

................................................

Олимпия уеннары ничә елга бер була?

............................................

Синеңчә, иң популяр спортчы кем?

.......................................................................................

2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Физкультура дәресендә укучылар нишлиләр? Җәен син футбол уйныйсыңмы? Кышын тимераякта шуасыңмы? Синеңчә, ярышта җиңү өчен, нинди булырга кирәк? Сиңа танылган спортчылардан кемнәр ошый? Синеңчә, кайсы спорт төре матуррак: фигуралы шуумы, синхрон йөзүме?

3. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

 Кайда? Спорт комплексы ...... Кайя? Олимпия уеннары.......... Кайчан? 2013 нче ел.......... Ничәү? Ун.......... Ничәшәр? Дүрт......... Сәгать ничәгә? Сәгать тугыз...... Ничәләп?Алтмыш......

4.  Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Җәен без ............................ Кышын дустым ..................................... Волейбол командасында ............................... Өчәр кеше ................................................ Татарча көрәштә кырыклап ................................................... Бүгенге көндә Татарстанда .....................................

 5.  Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Һәр шәһәрдән биш...... укучы килгән.

1) –ар          2) – әр           3) – әү

Дустым белән без өч......... булдык.

1) – ау        2) – ләп               3) – әү

Ярышта йөз…...... бала катнашкан.

1) - лап      2) – ләп             3) – гә

Минемчә, сикерү йөгерүдән авыр.......... .

1) –рак        2) – рәк               3) – тыр

6. Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.


 -ар яки –әр

ун…

сигез…

йөз…

-лап яки –ләп

илле…

кырык…

алтмыш…


7. Төрле заманнарда дөрес әйтегез. Скажите правильно в различных временах. Say it correctly using different tenses.

Якшәмбе көнне без стадионга (барырга). Стадионда җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелеге (булырга). Һәр мәктәптән бишәр укучы (катнашырга). Физкультура дәресләрендә без ярышка (әзерләнергә). Көн саен дәресләрдән соң мин утызар минут (йөгерергә).

8. Яраткан спорт командагыз турында языгыз һәм сөйләгез. Напишите и расскажите о любимой спортивной команде. Write and tell about your favourite sports team.

КИБЕТКӘ БАРАБЫЗ. МЫ ИДЁМ ЗА ПОКУПКАМИ WE GO SHOPPING

Уникенче дәрес. Двенадцатый урок. Twelfth Lesson

1. Ашамлыклар кибетендә булу турында ничек әйтәбез? Как говорим о посещении продуктового магазина? How to speak about going to a grocery store?

2. Аяк (өс, баш) киемнәре бүлекләрендә нәрсәләр сатып алабыз? Что покупаем в обувном отделе, отделе верхней одежды, головных уборов? What do we buy in a footwear (clothing, headwear) store?         изменить

3. Киемнең үлчәме турында ничек әйтәбез? Как говорим о размере одежды? How to refer to units of measurement?

4. Сыйфат фигыльләрне ничек кулланабыз? Как употребляем причастия? How to use participles?

5. Шартны ничек белдерәбез? Как выражаем условие? How to express a condition?

6. Кире шартны ничек белдерәбез? Как выражаем уступительную модальность? How to express the Concessive Conditional


1.

Ашамлыклар кибетенә бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о посещении продуктового магазина?

How to speak about going to a grocery store?

+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, якында ашамлыклар кибете бармы?

- Әйе. Әнә теге йортта супермаркет урнашкан.

 

- Поблизости есть продуктовый магазин? Excuse me, is there a grocery store not far away from here?

- Да. Вон в том доме расположен супермаркет. Yes. There is a supermarket right in that house.


***************


- Миңа бер кило кыяр үлчәгез әле.

- Яхшы. Хәзер үлчим.

- Мне взвестье, пожалуйста, килограмм огурцов. Weigh me one kilo of cucumbers, please.

 

- Хорошо. Сейчас взвешу. OK. I will weigh.


Рис. Продуктовый магазин

+2. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ..............Read and answer the questions.

Кичә кичен без әнием белән ашамлыклар кибетенә кердек. Йортыбыздан ерак түгел генә яңа супермаркет урнашкан. Аның беренче катында ашамлыклар саталар. Анда төрле бүлекләр бар: ит бүлеге, балык бүлеге, икмәк һәм ярмалар бүлеге, сөт ризыклары бүлеге, эчемлекләр бүлеге, яшелчә һәм җиләк-җимеш бүлеге һәм башкалар. Анда без кара икмәк, бер литр сөт, бер пакет каймак, чәй сатып алдык. Сатучы безгә ярты килограмм кыяр, кило ярым помидор һәм бер баш кәбестә дә үлчәде. Аннары без балык бүлегенә кердек һәм кызыл балык сатып алдык.

? Сез ашамлыклар кибетенә көн саен йөрисезме? Гадәттә, сез кибеттә нәрсәләр сатып аласыз? Кешеләр кибеттә күбрәк нәрсәләр сатып алалар?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


ярты кило -полкило -half a kilo

кило ярым –полтора кг-a kilo and a half

бер баш кәбестә - кочан капусты-a head of cabbage

бәя –цена - price

үлчәргә - взвешивать-to weigh

түләргә - платить-to pay

сатарга – продавать-to sell

сатып алырга – покупать-to buy

сум – рубль – rouble

тиен – копейка-

copeck


3. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Ашамлыклар кибетендә .................................? Кичә син нәрсәләр ...........................? Бүген кем ашамлыклар кибетенә .....................? Гадәттә, әниең базардан ...........................? Сезнеңчә, ашамлыклар кайда ...............................................? 

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Менә монда (биредә). Вот здесь. Here it is.

Әнә анда (тегендә). Вон там.There it is.

3. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Кара икмәк ................... ?

- Минемчә, ..................... сум.

- Ә бер литр сөт .................... ?

-  Хәзер ................. сумдыр.

               ****

- Гафу итегез, бу кибеттә ................................?

-  Юктыр, чөнки .............................................................

4. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Исәнмесез! Сездә сыр бармы?

- Әйе, бар. Нинди сыр кирәк?

- Миңа “Пармезан” сыры кирәк.

- Рәхим итегез. Күпме үлчәргә?

- 300 грамм.

5. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Ничә сум?

Бер кило банан ............. Бер кило суган ................... Бер кило кишер ............ Бер кило бәрәңге ............... Бер кило ит ................... Бер литр сөт .................

Рис.

6. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Ашамлыклар (кибет), төрек (ризык), яшелчә (салат), татар ашлары (кафе), алма (сок), кытай (чәй), шәһәр (базар) 

 2.

Өс (баш, аяк) киемнәре бүлекләрендә нәрсәләр сатып алабыз? Что покупаем в обувном отделе, отделе верхней одежды, головных уборов?

What do we buy in a footwear (clothing, headwear) store?

+7. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, кибетнең икенче катында нәрсәләр саталар?

-

- Анда өс киемнәре, баш киемнәре һәм аяк киемнәре бүлекләре бар.

-

-

-

- Извините, что продают на втором этаже магазина Excuse me, what is sold on the second floor of the store?

- Там находятся отдел верхней одежды, головных уборов и обувной отдел. There are departments of outerwear, headwear and footwear.


***************


- Сезне ңчә, бу куртка миңа килешерме?

- Белмим. Киеп карагыз.

- По- Вашему, эта куртка мне подойдёт? What do you think, will this jacket suit me?

- Не знаю. Примерьте.I don’t know. Try it on.


Рис. Магазин одежды и обуви

+8. УТыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте.  ..........Read.

Миңа уңайлы җәйге аяк киеме кирәк. Дустым бу кибеттә өс киемнәре бүлегендә эшли. Әнием кышка җылы баш киеме сатып алган. Алсу өс киемнәре бүлегендә зур ташламалар булуы турында әйтте. Бу бүлектә ирләр өс киемнәре генә саталар, ә хатын-кызлар киемнәре сатмыйлар. Миңа бу кара свитерны киеп карарга кирәк. Шәһәребездә “Балалар дөньясы” кибете эшли. Мин дустымның туган көненә матур шарф бүләк иттем.

9. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Хәзер сиңа нинди киемнәр сатып алырга кирәк? Әниең өс киемнәре бүлегендә нәрсә сатып алган? Якшәмбе көнне дустың кайсы кибеткә барган?

Син бу баш киемен кайдан сатып алдың? Дустыңа нинди төстәге киемнәр күбрәк килешә? Сиңа кайсы кибет күбрәк ошый? Әниеңнең туган көненә нәрсә бүләк иттең?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


өс киеме –верхняя одежда- outerwear

баш киеме – головной убор-headwear

аяк киеме –обувь- footwear

ирләр киеме –мужская одежда- menswear

хатын-кызлар киеме –женская одежда- womenswear

балалар киеме –детская одежда- children’s garments

 


10. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Аяк (кием), китаплар (бүлек), “Балалар дөньясы” (кибет), әниемнең (бүләк) дустымның (свитер), апамның (шарф). 

+11. Мәкальне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицу и запомните. Listen to the proverb and memorize.

 Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар.

12. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Дустыңның туган көненә ...........................? Әйт әле, өченчекөн син кайсы ................................? Гафу итегез, бу аяк киемен ...............................? Сезнеңчә, миңа нинди .....................................? Дустың белән очрашкач, сез кайсы ...............................? Кибеткә кереп, .............................? “Икеа” кибете ..........................?

13. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Энемә яхшы спорт аяк киеме ................... Без бүген кич белән “Спортмастер” кибетенә .............................. Миңа ........................ алырга кирәк. Бу кибеттә баш киемнәре дә ...................... Алар өс киемнәре бүлегендә ................. киеп карадылар. Бу кибеттә арзан әйберләр күп, шуңа күрә ул ................... ошый. Бу кибетнең исеме - .................

14. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Гафу итегез, сездә спорт киемнәре бармы?

- Әлбәттә. Рәхим итегез, керегез.

- Безгә хатын-кызлар өчен спорт киемнәре кирәк.

- Менә монда карагыз.

15. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

....................................? Кичә кичен без аяк киемнәре кибетенә кердек.

...................................? Миңа ак төстәге киемнәр ошый.

...................................? Дустым бу курткасын “Мега” кибетеннән алган.

...................................? Без бу кибеттә бернәрсә дә алмадык.

....................................? Бүген дустым энесенә бик матур кроссовкалар сатып алды.

3.

Киемнең үлчәме турында ничек әйтәбез? Как говорим о размере одежды?

How to refer to units of measurement?

+16. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.



- Гафу итегез, сездә бу түфлинең 38 нче үлчәме бармы?

- Әйе, хәзер бирәм. Мәгез, киеп карагыз.

-

- Извините, у вас есть такие туфли 38 размера?Excuse me, do you have size 38 of these shoes?

 

- Да, сейчас принесу. Возьмите, примерьте.Yes, we do, I’ll bring it. Here you are, try it on.


17. Укыгыз. Прочитайте.  Read.

Миңа 56 нчы үлчәм баш киеме кирәк. Сеңелемә 37 нче үлчәм түфли кирәк.

Абыем 42 нче үлчәм аяк киеме һәм 52 нче үлчәм өс киеме кия. Якшәмбе көнне әнием миңа яңа күлмәк сатып алган. Бу озын күлмәк Сезгә бик килешә, алыгыз.Минемчә, бу куртка сиңа таман. Менә бу кыска куртканы киеп карыйм әле. Бүген җылы киенегез, чөнки урамда бик салкын.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


үлчәм –размер-size

тукыма –ткань-fabric

кияргә –надевать-to wear

киенергә –одеваться-to put on, dress (oneself)

киеп карарга – примерить-to try on

килешә –к лицу-(it) suits (someone)

таман –впору-(it) fits well

озын –длинный-long

кыска –короткий-short

киң – широкий-wide

тар –узкий-tight, narrow

күлмәк –платье-dress

чалбар –брюки-trousers

итәк –юбка- skirt

итек –сапоги-boots

бүрек –шапка-ушанка-cap

тун –шуба-fur coat

пальто- –пальто-oat


18. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Син ничәнче үлчәм өс киеме киясең? Әниеңә ничәнче үлчәм баш киеме кирәк? Дустың нинди чалбар кияргә ярата: киңме, тармы? Кызлар нинди итәк кияргә яраталар: озынмы, кыскамы? Супермаркетларда киемнәр саталармы? Аяк киемнәрен күбрәк кайсы кибеттән сатып аласыз? Сезгә нинди төстәге өс киемнәре килешә? Гаиләгездә кем кибеткә йөрергә ярата? Син бу бүлектә нәрсә дә булса киеп карадыңмы?

19. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Син ял көннәрендә базарга...................... ?

- Гадәттә, мин .............................................

- Анда нәрсәләр ....................................?

- .............................................................

20. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

...............................? Дустыма кышкы киемнәр алырга кирәк.

................................? Ял көнне “Мега” кибетендә булдык.

..............................? Якшәмбе саен ул кибетләрдә йөрергә ярата.

...............................? Миңа ак төс килешә.

...............................? Иртәгә кибетләрдә өс һәм аяк киемнәренә җәйге ташламалар башлана.

21. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Супермаркетта сез нәрсәләр (сатып алырга)? Дустың ничәнче үлчәм аяк киеме (кияргә)? Син кайсы кибеткә (барырга)? Аңа нинди чалбар (килешергә)? Алар сатучыдан нәрсә (сорарга)? Син кайсы кибетләрдә булырга (яратырга)? Баш киеме бүлегендә ул нәрсә (киеп карарга)?

+22. Тыңлагыз һәм калдырыгыз. Прослушайте и запомните. Listen and memorize.

*Күлмәгең бик матур булган. Җылы тәнеңдә тузсын!

*Яңа аяк киемең бик матур. Чыдамлы булсын!

* Туның үзеңә бик килешә, өстеңдә тузсын!

4.

Сыйфат фигыльләрне ничек кулланабыз? Как употребляем причастия?

How to use participles?

+23. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Без сатып алган күлмәк сиңа бик килешә. Купленное нами платье очень подходит тебе.

Кибеткә баручы кызлар мода турында сөйләшәләр. Идущие в магазин девушки разговаривают о моде.

Мин карый торган сериал татар телендә бара. Сериал, который я смотрю, идёт на татарском языке.

Бу кибеттә без алыр әйбер күп. В этом магазине много вещей, которые мы купим.

Ул алачак куртка бик кыйбат. Куртка, которую он купит, очень дорогая.

 Киләсе атнада без яңа сәүдә үзәгенә барачакбыз. На будущей неделе мы пойдём в новый торговый центр.

Эшлисе эшләрем күп. У меня много дел, которые предстоит сделать.

24. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Ул укый торган журналда мода турында кызыклы мәгълүмат бар. Миңа Польшада эшләнгән киемнәр ошый. Киләсе уку елында апам сәүдә үзәгендә практика үтәчәк. Бу атнада якшәмбе көнне кибеткә килүче кешеләрне сюрпризлар көтә. Мин киеп караган итәк бик кыйбат. Бу бүлектә сиңа килешә торган аяк киеме юктыр.

 ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


1) үткән заман сыйфат фигыль- причастие прошедшего времени- Past tense participle:

алган; эшләгән, кайткан, кит кән.

2) хәзерге заман сыйфат фигыль- причастие настоящего времени- Present tense participle:

а) ала торган , эшли торган, кайта торган; китә торган 

ә) алучы; эшләүче, кайтучы, китүче.

3) киләчәк заман сыйфат фигыль- причастие будущего времени- Future tense participle:

а) аласы; бирәсе, сөйлисе; кабатлыйсы.

ә) алачак; эшләячәк, китәчәк; барачак.

б) алыр; бар+ыр, эшлә+р; кил+ер; яз +ар.

25. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

............................................? Әнием сатып алган свитер кызыл төстә. 

............................................? Син киеп караган тун бик кыйбат түгел.

............................................? Дустым базардан сатып алган киемнәр бик арзан.

............................................? Мин укый торган журналның исеме - “Лиза”.

..............................................? Безгә килүче кешеләр кием дизайны белән шөгыльләнәләр.

..............................................? Дустымның әнисе Үзәк универмагта эшли.

26. Җөмләләрне тулыландырыгыз.Дополните предложения. Complete the sentences.

Син сатып алган аяк киеме ничә ................ ? Дустың киеп караган пальто нинди .....................? Әниемнең яраткан төсе - ........................ Мин “Кольцо” сәүдә үзәгенә барырга яратам, чөнки ул ...................... Бу кибеттә эшләүче сатучылар бик .................. 

+27. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Here are some Tatar proverbs. Listen to the proverbs and memorize.            

* Ашаган белми, эшләгән белә.

* Эшләмәгән ашамый.

* Җирне сөйгән ач булмас.

28. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Татарстанга килүче туристлар ……………………… . Америкада яшәүче дустым …………………………… Без ашый торган ризыклар ………………………… Мин сатып алган футболка ………………… Ул кигән күлмәк ………………………… Без аласы бүләк ……………… Син күрәсе кешеләр ………………………

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!

Эшләгәндә, укыганда формасы вакытны белдерә- эта форма выражает время- a verb form expressing time

Эшләгәндә, бик игътибарлы булырга кирәк. – Когда работаешь, надо быть очень внимательным. When I work, I need to be attentive.

29. Җөмләләрне укыгыз һәм охшаш җөмләләр төзегез. Прочитайте предложения и составьте по образцу. Read the sentences and make up similar sentences.

Кибеттән кайтканда, мин дустымны күрдем. Китапханәгә барганда, ул дустын очраткан. Очрашканда, без яңалыклар турында сөйләшәбез. Танышлары белән татарча сөйләшкәндә, ул бик шатлана. Гафу ит, син сөйләгәндә, мин тыңламадым. Алар киткәндә, без хәерле юл теләдек. Мәктәптә укыганда, мин баскетбол белән шөгыльләндем. Ташламалар булганда, кибеттә товарлар арзанрак бәягә алырга мөмкин.

5.

Шартны ничек белдерәбез? Как выражаем условие?

How to express a condition?

+30. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Әгәр син безгә килсәң, бергә кибеткә барырбыз.

- Ярый, сәгать бишкә килермен.

-

-  Если ты придёшь к нам завтра, вместе пойдём в магазин. If you come to our place, we will go to the store together.

- Хорошо, я приду к пяти часам.All right, I’ll come at five.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


-са/-сә - шарт фигыль кушымчалары – аффиксы условного наклонения - suffixes of conditional mood.

Барса, килсә, аңласаса,сөйләсә - шарт фигыльләр – глаголы условного наклонения- conditionals.

Бармаса, килмәсә, аңламаса,сөйләмәсә- юклык формасы- отрицательная форма- negative form.

31. Укыгыз. Прочитайте.  Read.

Син килсәң, без кафега барырбыз. Көн салкын булса, мин базарга бармам.

Кунаклар килсәләр, торт пешерербез. Яңа аяк киеме сатып алсам, сиңа күрсәтермен. Әгәр ашамлыклар кибетенә кермәсәк, сиңа шалтыратырбыз. Сез әйтмәсәгез, ул бу эшне эшләмәс. Яңа сүзләрне аңламасам, сүзлектән карармын. Икмәк кибетенә керсәң, ярты кило печенье ал.

32. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

 Кибеткә керсәң, ............... Кирәкле үлчәм булса, мин .................... Супермаркетка барсак, без .................................... Дустың белән очрашсаң, аңа ............................. Яңа пальто сатып алмасам, ...................... Кибеттә кызыл куртка күрсәгез, ....................... Кибеттә озак йөрмәсәк, ....................

Кышкы киемнәр сатып алырга теләсәгез, .....................................

+33. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните.  Listen to the proverbs and memorize.

* Ни чәчсәң, шуны урырсың.

* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

6.

Кире шартны ничек белдерәбез? Как выражаем уступительную модальность?

How to express the Concessive Conditional?

+34. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гәрчә кибеткә барсам да, бернәрсә дә алмадым.

- Ник?

- Ошаган кием булмады.

-

- Хотя я и ходила в магазин, ничего не купила. Even if I went to the store, I didn’t buy anything.

- Почему? Why?

- Не было понравившейся мне одежды. There were no clothes I liked.


35. Укыгыз.Прочитайте.  Read.

Буш вакытым булса да, , бүген кибеткә кермәдем. Дустыма шалтыратсам да, җәйге ялы турында сорарга оныттым. Алар нәрсәдер әйтсәләр дә, без аңламадык. Ул дәрестә булмаса да, барлык сорауларга җавап бирә. Базарга барсак та, яхшы ит тапмадык. Син язмасаң да, без бу турыда беләбез. 

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


Барса да, килсә дә, аңласаса да, сөйләсә дә - кире шарт фигыльләр – глаголы уступительной модальности- Concessive Conditional.

Бармаса да, килмәсә дә, аңламаса да, сөйләмәсә дә - юклык формасы- отрицательная форма- negative form

36. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Иртәгә вакытың булса, кибеткә барыйк әле.

- Кызганычка каршы, эшлисе эшләрем бик күп.

37. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Гәрчә мин шалтыратсам да, дустым ......................... Син китсәң дә, алар ................................ Ул нәрсәдер белсә дә, безгә .................... Без мәктәптә бергә укымасак та, ........................... Сез кунакка чакырсагыз да, ........................

Гәрчә алар Мәскәүдә булмасалар да, .......................... 

38. Фигыльләр белән җөмләләр языгыз. Составьте предложения с глаголами.   Say negative form of Reverse Conditional verbs according to the model. Изм.

Килсәм дә, кайтсаң да, алса да, аралашсак та, белсәгез дә, шалтыратсалар да.

+39. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listen to the proverbs and memorize.

* Соң булса да, уң булсын.

* Яхшының, үзе үлсә дә, исеме калыр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! MEMORIZE!


Әгәр - если - if, гәрчә-хотяeven if, though – теркәгечләр – союзы-conjunctions.

40. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогларны укыгыз. Прочитайте диалоги, используя в рифму слова.

 -Каян кайтасың?

- Кибеттән.

- Ә син каян?

-........................

*********

- Нәрсә алдың?

- Кишер.

- Ә син нәрсә?

- ...................

-

СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК. VOCABULARY


аяк киеме – обувь- footwear

әгәр – если- if

баш киеме – головной убор- headwear

берәмлек –единица- unit

бүрек –шапка- cap

гәрчә – хотя и..-even if, though

ерак (түгел) – (не)долеко-(not) far

ирләр киеме –мужская одежда- menswear

итәк –                    юбка- skirt

итек –                    сопоги- boots

киенергә – одеваться-     to put on, dress (oneself)

килешә – подходит- (it) suits

киң – широкий-  wide

кире шарт фигыль –уступительная модальность- concessive participle

кияргә – одевать- wear

куртка –    куртка- jacket

күлмәк –1)платье – 2) рубашка- dress

кыска – короткий- short

озын – длинный- long

өс киеме – одежда- outerwear

пальто – пальто-  coat

сыйфат фигыль – причастие- participle

таман –по размеру- (it) fits well

тар – 1) узкий- tight, 2) тесный- narrow

ташлама – скидка- discount

тукыма – материя- fabric

тун – шуба- fur coat

түләргә – платить- to pay

үлчәм – размер- size

үлчәргә – измерять- to weigh

хатын-кызлар киеме – женская одежда -womenswear

чалбар –брюки - trousers

шарт фигыль – условное наклонение- conditional

эчемлек – напитоп- drink

ярма –крупа - cereals

 


 

З-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ! ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! .CHECK YOURSELF!

 

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Син кайсы кибеткә барырга яратасың?

.........................................................

Өс киеме бүлегендә нәрсәләр саталар?

..................................................................

Ашамлыклар кибетендә нәрсәләр саталар?

.......................................

Яшелчә һәм җиләк-җимеш кайда арзанрак?

................................................

Син ничәнче үлчәм аяк киеме киясең?

............................................

Синеңчә, иң тәмле ризык нинди?

.......................................................................................

2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Кичә син кибеткә бардыңмы? Сиңа кайсы кибет күбрәк ошый? Ашамлыклар кибетендә син нәрсәләр аласыд? Сиңа ничәнче үлчәм куртка кирәк? Сиңа нинди чалбар ошый: тармы, киңме? Синеңчә, нинди итәк матуррак: озынмы, кыскамы? Танылган артистлардан, синеңчә, кем бик матур киенә?

3. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

 Кая? Аяк киеме бүлеге ...... Кайда? Ашамлыклар кибете.......... Кайчан? Шимбә көн.......... Кайдан? Үзәк универмаг.......... Кемгә? Дустым......... Ничәнче үлчәм? ......... ничә кило? ...... Ничә сум? ...... Кайсы бүлектә? Җиләк-җимеш бүлеге......

4.  Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

 ..................... яңа футболка сатып алдым. ................... бик кыйбат. ................... шәһәр үзәгендә урнашкан. .................. мода турында сөйләштек. ................, торт пешерербез. ....................., сәламәт булырсың. ....................... бик килешә. ..................................сары төс ошый.

5. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Кибеткә барса да, ул .......................... Озын итәк килешсә дә, дустым ...................... Ял көнне базарга барам, чөнки ........................... Аңа спорт киемнәре кирәк, шуңа күрә .................... Ул миңа шалтыратса да, ................... Дустымның абыйсы – танылган модельер, ул - ......................... Казан шәһәрендә яңа сәүдә үзкләре күп, шуңа күрә ..................................

6.  Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ.Find the correct answer.

Ашамлыклар кибете...... барсам, балык алырмын.

1) –на          2) – нә           3) – ндә

Дустым яшелчә базары......... кызыл алмалар сатып алган.

1) – ндә        2) – на           3) – нда

Җәен яшелчәләр арзан…...... була.

1) - рак      2) – рәк             3) – да

Минемчә, бу күлмәк сез.......... бик килешә.

1) –дә        2) – гә               3) – дән

7. Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.


 -са яки –сә

ал…

бел…

кара…

-са да яки – сә дә

күр…

оша…

тап…


8. Төрле заманнарда дөрес әйтегез. Скажите правильно в различных временах. Say it correctly using different tenses.

Кибеткә килгәч, без төрле ашамлыклар (сатып алырга). Кичә ул кибеткә керсә дә, тәмле сыр (табарга). Дусларым Төркиядән җәйге киемнәр (алып кайтырга). Әниемнең туган көненә матур сәгать (бүләк итәргә). Кичә мин телевизордан танылган модельерлар турында кызыклы тапшыру (карарга). Дәрес башлангач, укучылар кибеткә бару турында диалог (сөйләргә). Буш вакытым булса, мин “Космополитен”журналын укырга (яратырга). 

9. Супермаркетта булуыгыз турында сөйләгез. Расскажите о посещении супермаркета. Tell about how you went to a supermarket.     

.

 


Дата добавления: 2018-10-25; просмотров: 141; Мы поможем в написании вашей работы!

Поделиться с друзьями:






Мы поможем в написании ваших работ!